Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Игътибар: балалар!"

Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүләрен кисәтү һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең юлларда имин хәрәкәт итү күнекмәләрен яңадан исләренә төшерү максатларыннан 2018 елның 14 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасында “Игътибар: балалар!“ профилактик чара уздырыла.

2018 елның 4 ае эчендә республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 130 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 136 бала зыян күргән. Статистика мәгълүматларын анализлаудан күренгәнчә 16 яшькәчә балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килә. Шулай итеп, 2017 елның июнь-август айларында балалар катнашында 193 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 8 бала һәлак булган, 201 бала зыян күргән. Мондый юл-транспорт вакыйгалары исәбе ел дәвамында теркәлгән гомуми саннан 33,3 процентны тәшкил итә.
“Игътибар: балалар!“ чарасы кысаларында Аксубай дәүләт автомобиль инспекторлары балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау, ут кайтаргыч элементларны популярлаштыру, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәвенә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау максатларында машина йөртүчеләрне тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар оештыралар. Балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр  үткәреләчәк, алар барышында моңа охшаш фактлар турындагы мәгълүматлар алга таба профилактик эшләр уздыру өчен белем бирү оешмаларына юнәлдереләчәк, мәктәпләрдә Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның имин хәрәкәте мәсьәләләренә кагылышлы  ата-аналар җыелышлары уздырылачак. Ә укучылар юлларда имин хәрәкәт итү буенча материалларны истә калдырсыннар һәм ныгытсыннар өчен мәктәп яны лагерьләрендә бәйгеләр, викториналар һәм башка чаралар уздырылачак.
Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре белем бирү оешмаларына керү юлларының, юл билгеләренең, тамгаларның, светофор объектларының һәм киртәләрнең  торышын тикшерәчәкләр.
– Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди якын килергә тиеш. Алар өчен куркыныч тудырган урыннар, аеруча да юллар янында балаларны игътибарсыз калдырмаска. Шуны истә тотарга: 7 яшькәчә бала автомобильдә балалар креслосында гына утырып йөрергә тиеш, – дип сөйли районның баш дәүләт автомобиль инспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Канундагы үзгәрешләргә нигезләнеп, хәзер 7 дән 11 яшькәчә балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычларында һәм йөк автомобиле кабинасында баланың авырлыгына һәм буена туры китереп сайланган балалар өчен каралган махсус иминлек җайланмаларыннан башка да утыртып йөртү мөмкинлеге туды. Иминлек максатларыннан чыгып Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре балаларны 7 яше тулганнан соң да балалар өчен махсус каралган иминлек җайланмаларын кулланып йөртергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев