Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игенчеләрнең хезмәтләрен бәяләделәр

Чәршәмбе көн кыр эшчеләре өчен вакыйгаларга бай булды.

Иртән техниканы әзерлек сызыгына кую белән шөгыльләнделәр, аннары район Мәдәният йортында тантаналы чарада булдылар. 

Очрашуны район башлыгы Камил Гилманов ачып җибәрде. Игенчеләрне шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сәламләде.

- Республика буенча язгы-кыр эшләренә әзерлек яхшы дәрәҗәдә, - дип характеристика бирде ул. Көзен дым күләме җитмәгән уҗымнарның  да халәте  канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Министрлык вәкиле кырда эшләүче механизаторларга, районның, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы   үсешенә зур өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.Очрашу ахырында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән  фермерларны, игенчеләрне бүләкләү тантанасы булды. КФХ башлыгы Марат Сафинга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Рәхмәт хаты бирелде, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Мактау грамотасын “Сунеев” КФХ механизаторы Әдип Гелметдиновка, “Аксубай” АФ механизаторлары Юрий Шишкинга, Рәмис Хөснетдиновка, АТУТ агрономы Ислам Сәрвәровка, “Сафин М.С” КФХ механизаторы Фазыл Минегуловка, “Аксу Агро” ҖЧҖ механизаторы Ирек Мостафинга, КФХ башлыгы Ильяс Сөләймановка тапшырылды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Рәхмәт хатына  “Сунеев А.Г” КФХ  механизаторы Радик Мөхәмәтов, шулай ук Валерий Купцов ( “Актай” ҖЧҖ), Михаил Кузнецов ((АТУТ) лаек булды. Район башлыгының Мактау грамотасы белән авыл хуҗалыгы ветераны Вәлиҗан Җәләлетдиновны, “Аксубай” АФ механизаторлары Александр Зубрилкинны, Евгений Тимановны, “Сөлчә” ҖЧҖ механизаторы Тәлгать Натиевны бүләкләделәр. Рәхмәт хатларын  Илшат Гатауллинга (“Аксу Агро”), Александр   Марковка ( “Аксубай” АФ), Рәхимҗан Мифтаховка (“Сафин М.С” КФХсы) тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев