Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләр тырышлык күрсәтә

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында урып-җыю эшләре темп ала башлады.

    Районда бөртекле культуралар 36 мең гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенгесе көнгә 4 мең гектардан артык мәйдан суктырылган. 11 мең тоннадан артык бодай сугып алынган.

    Шул исәптән 10 мең тоннадан артык сабан бодае, 500 тоннага якын – арпа. “Аксу Агро“ агрофирмасында бөртекле культуралар 12 мең гектардан артык мәйдан били. Бүгенгесе көнгә игенчеләр 1400 гектардан артык мәйданны суктырганнар, 5 мең тоннадан артык күләмдә бөртек сугып алганнар.

    Үткән ел урып-җыю кампаниясе лидерларының берсе  Җәүдәт Сәфиуллин быел да сер бирми. Ул – әтисе эшен дәвам итүче, бу – аның 13 нче урак өсте. Экипажда улы Җәвит белән сезон башыннан  193 гектар мәйданнан бөртеклеләрне суктырганнар, 530 тоннадан артык бөртек сугып алганнар. 

    – Җәүдәт Сәлихҗан улы – безнең хуҗалыкның иң уңган  механизаторларыннан берсе, ул хезмәт сөючән һәм тырыш хезмәткәр, – дип сөйли аның турында “Аксу Агро“ агрофирмасы генераль директоры Солтан Шәйхуллин. – Аның кебекләр башкаларга үрнәк, катлаулы урак чорында без  нәкъ менә шундый игенчеләргә зур ышаныч баглыйбыз да инде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: