Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игенчеләр хөрмәтенә җырлар яңгырады

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре агитбригадасы «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Агитбригада Татар Сөнчәлесе авылы артындагы арпа басуында урып-җыюны алып барган җир улларын төшке ашка туктаган вакытта бераз ял иттереп алу өчен килде. Очрашу җылы, дулкынландыргыч булды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре игенчеләргә каравай алып килделәр, куас, коймак белән сыйладылар.

Кыр батырларына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мөрәҗәгать итте.

– Хәзер сезнең өчен иң киеренке чор, һәр минут исәптә. Шуңа да карамастан, сезнең янга, сезгә кечкенә булса да сөенеч бүләк итәр, хезмәтегезне бераз җиңеләйтер өчен артистлар килде. Ихластан сезгә эштә уңышлар, мул уңыш һәм һава шартларының яхшы булуын телим.

Алтын башаклы басу өстендә дәртле рус, татар, чуаш җырлары яңгырады. Механизаторлар чыгышларны горурланып тамаша кылдылар, көчле алкышларын кызганмадылар. Соңыннан артистлар белән истәлеккә фотога төштеләр.

– Кәеф шәп! Игеннәр өлгереп җиткән, комбайннар җиңел бара

– диләр алар. – Иртә белән басуда шундый концерт күрербез дип уйламаган да идек. Бик күңелле булды. Хәзер инде җиң сызганып янә эшкә керешергә кирәк.

Игенчеләр үзләренең кыр корабларын кабызып, суктыруны дәвам иттеләр.

«Мюд» филиалында бөртекле культуралар 9 гектар били. Көзге культураларны суктыру тәмамланган инде. Уңыш язмышын комбайнчылар Александр Кустенев, Руслан Кондрашов, Денис Седов, Владимир Петров, Петр Аниськин һәм аларның ярдәмчеләре Александр һәм Евгений Курдюковлар, Николай Анорьев хәл итә.

Александр Сорокин, Иван Анисимов, Петр Охотников – комбайннардан ашлыкны ындыр табагына ташу белән мәшгуль, бәла-казадан саклану зарурлыгын күздә тотып, су белән Петр Чугунов тәэмин итә. Уракта катнашучылар кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин ителгән, көненә ике тапкыр кайнар аш белән туклану оештырылган.

– Безнең механизаторлар – алдынгы хезмәткәрләр, – дип сөйли «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрапов. – Бөртеклеләрне урып-җыюда алар зур нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр. Бурычларын намус белән үтиләр.

Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алырга язсын игенчеләргә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев