Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игенчелектә ‑ 40 ел

Механизаторлар арасында район буенча югары күрсәткечләргә ирешкән “Аксу Агро“ АФ вәкиле Анатолий Ефремов “Иң яхшы комбайнчы“ бәйгесе җиңүчесе исеменә лаек булды.

Игенченең техника белән эшләү стажы кырык ел. Бу һөнәрне ул мәктәптә белем алганда ук  күңеленә якын итә. Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай машина йөртүчеләр хәзерләү мәктәбенә укырга керә. Аннан соң Аксубай СПТУда белем ала.

“Победа“ колхозында яшь белгечкә йөк автомашинасын ышандырып тапшыралар. Бу машинада ул, Ватанга хезмәт итү вакыты килеп җиткәнче, авыл юллары буйлап ел ярым җилдерә. Ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң башлаган эшен дәвам итә. Бу 1981 ел була. Анатолий Ефремов тырышып хезмәт куя. Бер елдан ул колхозда механик, инженер вазифаларын башкара. Соңгы ун елда Анатолий Владимирович “Аксу Агро“ агрофирмасында механизатор булып эшли.

– Анатолий Ефремов хезмәт җиңүләренә очраклы гына ирешмәде, – дип үз фикерләрен белдерде хуҗалык җитәкчесе. – Ул теләсә нинди  эшне җиң сызганып, җиренә җиткереп башкара торган хезмәтчән, игенчелектәге тәҗрибәсе дә зур. Җаваплы чәчү чорында без бөтен ышанычны аңа баглыйбыз.

Механизатор ышанычны фидакарь хезмәте белән аклый. Быелгысы сезонда ул  ярдәмчесе Сергей Васильев белән КЗС-1218 ашлык урып-җыю комбайнында эшләде. Мең гектардан артык мәйданнан бөртекле культуралар урдырды, ике мең тоннага якын ашлык суктырып алды. Бишкөнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча ашлык суктыруда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Анатолий Ефремов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Ул – күпбалалы әти, хатыны белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да бәхет эзләп читкә чыгып китмәгәннәр – гаиләләре белән шул ук авылда яшиләр. Гаилә башлыгының 57 яшендә биш оныгы бар инде.

– Әлбәттә, эшебез җиңелләрдән түгел, – ди Анатолий Владимирович, әмма зарланып түгел. – Механизаторлар коллективы белән бердәм эшлибез. Барыбыз да бер үк эшне башкарабыз бит, бер-беребезгә ярдәм итмичә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел.

Бу көннәрдә игенчеләрнең күпчелеге ял итәләр. Бөртеклеләрне җыеп алганнан соң ул комбайн штурвалын тракторга алыштырган –  туңга сөргән. Аннан соң терлекчелек комплексы өчен азык хәзерләүдә мәшгуль булган.  Техниканы ремонтлау эшләрен башларга да күп вакыт калмады, ә аннан соң сөрү, чәчү эшләре, урак өсте – менә шулай эш-мәшәкатьләр берсе артыннан берсе чиратлашып бара инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев