Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Игелекле Татарстан» форумы Аксубай активистларын көтә

Форум җиденче ел рәттән уза һәм бөтен республикадан үзиреклеләр берләшмәләре активистларын бер мәйданчыкка җыя.

Планлаштырылган чара кысаларында Татарстан Республикасының волонтерлык берләшмәләре тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалачак, шулай ук «Татарстан үзиреклесе – 2019» республика бәйгесе лауреатларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Моннан тыш, форумда катнашучылар якындагы берничә елда үзиреклелекне үстерү буенча стратегик сессиягә кушылачак.

Форумда 12 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар, активистлар, Татарстан Республикасының үзиреклеләр хәрәкәте, берләшмәләр һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм студентларның волонтерлык отрядлары җитәкчеләре һәм активистлары, яшьләр һәм балалар иҗтимаги берләшмәләре активистлары, Татарстан муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша ала.

Катнашуга гаризаларны 2019 елның 20 ноябренә кадәр Аксубай муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә яисә районның үзиреклеләр хәрәкәтләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.

12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев