Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Игелек технологиясе» беренче онлайн-форумында Аксубайны Марина Симакова тәкъдим итте

Татарстаннан волонтерлары социаль онлайн-форумда катнаштылар, хәйрия һәм социаль әһәмиятле проектлар турында фикер алыштылар.

Татарстанның барлык волонтерлар үзәкләре активистлары һәм иреклеләре «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән видеоконференциягә кушылды. Республикада беренче тапкыр оештырылган социаль онлайн-форумның максаты бик мөһим – игелекле эшләр тәҗрибәсе белән уртаклашу. Волонтерлар һәм ирекле ярдәмчеләр нәкъ менә шул эшне башкарды да инде: үз тәҗрибәләре, проблемалар һәм социаль әһәмиятле бурычларны хәл итү турында сөйләделәр, муниципаль берәмлекләрдә үткәрелгән хәйрия проектларын тәкъдим иттеләр.

2020 ел коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә барлык кешеләрне дә кешелеклелеккә сынау булды. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларны сәламләп, пандемия вакытында волонтерлар халыкка зур ярдәм күрсәтте, дип билгеләп үтте. Битараф булмаган кешеләрнең берләшүе нәтиҗәсендә без авыр сынауларны уздык, һәм бу республикада беренче социаль онлайн-форумны без волонтерларга хөрмәт йөзеннән уздырабыз, диде ул.

Хайваннар өчен «Вега» шәхси приютка нигез салучы Марина Симакова үз тарихы белән уртаклашты. Аксубай районында сукбай хайваннар өчен приют 2011 елдан бирле эшли, хәзерге вакытта анда 250 эт һәм мәче асрала. Приютны тоту тулысы белән аңа һәм хайваннарны урамга чыгарып йөртү һәм җыештыруда ярдәм итүче ике хезмәткәр җилкәсенә төшә, чөнки күп эшләргә туры килә. Ашатырга, авыручы хайваннарны карарга, вольерларны һәм территорияне җыештырырга һәм эшкәртергә кирәк. «Вега» приюты территориясендә видеокүзәтү урнаштырылган – иминлек тәэмин ителгән. Приютта яшәүче барлык хайваннар да урамнан табылган, аларны хуҗалары ташлап калдырган.

Тик приют – хуҗасыз хайваннарның популяциясен арттыруга юл куймауның бер варианты гына. Приютлар гына җитми, шуңа бәйле рәвештә проблеманы стратегик хәл итү – стерилләштерү тәкъдим ителгән иде. Бу теманы халык белән эшләү, түләүсез стерилләштерү оештыру, хайваннарга бушлай операцияләр ясау өчен мобильле нокталар булдыру. Хайваннарны теркәү һәм чиплаштыру, аларны ташлап калдыручыларга штрафлар салу, шулай ук вариант булып тора.

Марина Симакова чыгышы игътибарсыз калмады.

– Сукбай хайваннарның үрчүе арту проблемасы кабат күтәреләчәк. Хуҗасыз, ач этләр Татарстан халкы өчен зур куркыныч тудыра, шуңа күрә без сезнең тәҗрибәне таратачакбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чарада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, депутаты Госдумы Федерального собрания РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, муниципаль берәмлекләрнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, «Бердәм Россия» партиясенең ТРдагы җирле бүлекчәләре секретарьлары һәм башкарма секретарьлары катнашты. Форум экспертлары булып ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

– Без күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән тирән канәгатьләнү алдык, күпме волонтерны, яшьләрне күрдек. Игелекле эшләр географиясен ничек киңәйтеп булуны белдек. Бу форумда безгә кешеләр Татарстанда бер-берсенә зур җылылык белән ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Без зур сынаулар алып килгән 2020 елны кичердек, ел авыр булса да, бердәм булды, кешеләр йөрәгендәге үзара ярдәмләшү, булышлык безгә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Алдагы елга планнарыбыз зур – без яңа эш алымнарын кертәчәкбез, бердәм команда булачакбыз, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X