Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган ата-ана булу сәнгатенә өйрәтә

Республикада тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы челтәре актив үсә.

Безнең районда да үзенчәлекле иҗтимагый берләшмә төзү турында уйландылар.

Районның тәрбиягә алган гаиләләренә ярдәм итү өчен Аксубайда «Игелек берлеге» клубы булдырылды. Без иҗтимагый берләшмә рәисе Алена Муртазина белән әңгәмә корабыз.

– Алена Владимировна, «Игелек берлеге» клубы кемнәрне берләштерә?

– Барыннан да элек, безнең клуб кызыксынулар буенча. Катнашучылар булып тәрбиягә бала алган ата-аналар тора. Җиңел булмаган адымга барырга карар иткән – тәрбиягә бала алган гаиләләр.

– Сезнең клуб кайчан барлыкка килде?

– «Игелек берлеге» исеме астында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы чагыштырмача күптән түгел – узган елның җәендә барлыкка килде. Опека һәм попечительлек бүлегенең элеккеге җитәкчесе Ольга Пименова һәм район мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар халык баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова берләшмә төзү инициаторлары булдылар. Беренче очрашуга бары берничә гаилә генә килде. Әмма без бик тиз үсәбез, тагын да югарырак дәрәҗәгә чыктык һәм 2008 елдан бирле үз эшен алып барган Татарстан Республикасының «Без бергә» тәрбиягә бала алган төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәменә ирештек.

– Башка шәһәрләрдә дә шундый клублар бармы?

– Әйе, әлбәттә. Төбәк оешмасы һәркайсына ярдәм итә. Без Чистай берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Аларның белгечләре безнең тәрбиягә бала алган гаиләләргә психологик, юридик һәм башка төр ярдәм күрсәтәләр.

– Нинди чаралар үткәрәсез?

– Без төрле чараларны ешрак үткәрергә тырышабыз. Бу чәй өстәле артында гап-гади очрашу булырга мөмкин. Наилә Крайнова ярдәме белән кашык белән көй чыгаручылар ансамбле оешты, анда безнең балалар да керде. «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле белән берлектә, балалар төрле чараларда чыгыш ясыйлар, «Шифалы баян» проектында катнашалар, иҗат фестивальләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Моннан тыш, без музейларга һәм театрларга сәяхәтләр оештырабыз. Без әти-әниләрнең үз проблемалары белән ялгыз калмауларын, ә аларны бергәләп хәл итә алуларын, тәҗрибә уртаклашуларын телибез.

– Сез экспертларны хезмәттәшлек итәргә чакырасызмы?

– Әлбәттә. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә табиблар һәм практика узучы психологлар белән даими очрашулар тәкъдим ителә. Белгечләр онлайн-форматта шәхси консультацияләр һәм  әңгәмәләр үткәрәләр.

– Хәзер сез үз алдыгызга нинди төп максат куясыз?

– Тәрбиягә бала алган гаиләләр үзара ярдәмгә һәм хуплауга мохтаҗ. Без аларның үзләрен ялгыз тоймауларын, теләсә нинди мәсьәләне дә хәл итеп булуын белүләрен, ә тәрбиягә алынган балаларның тулы канлы үсеш, тәрбиягә алган ата-аналар тарафыннан ярату һәм кайгыртучанлык тоюларын телибез.

– Кем «Игелек берлеге» клубы әгъзасы була ала?

– Опекага яисә уллыкка, кызлыкка бала алган һәр кеше. Шулай ук без тәрбиягә бала алырга теләүче барлык кандидатлар өчен дә шат. Алар бүгеннән үк алда торган бурычлар белән таныша, аларны хәл итәргә өйрәнә алачак, ә ярдәмне атнаның җиде көнендә 24 сәгать дәвамында алырга мөмкин. Чөнки без технологияләр чорында яшибез, икенче төрле әйткәндә, һәрвакыт «челтәрдә».

– Соңгы сорау. Алена Владимировна, сез әни һәм иҗтимагый берләшмә рәисе ролен ничек бергә алып бара аласыз? Моның сере нәрсәдә?

– Монда бернинди сер дә юк. Кеше теләсә нинди эшне берүзе башлый. Үзенең идеяләре белән фикердәшләрен җәлеп итә. Ә алар куелган бурычларны һәм максатларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәләр. Ә яраткан гаилә бу эштә һәрчак булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев