Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Игелек берлеге" һәм "Аксубай егетләре" бергәләп чыгыш ясадылар

Концерт ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Игелек берлеге" клубы балалары "Аксубай егетләре" балалар халык ансамбле белән берлектә ике концерт әзерләделәр. Алар «Нежность» үзәгендә ял итүчеләр өчен импровизацияләнгән сәхнәдә чыгыш ясадылар.

Беренче булып кече төркем баянчылары чыгыш ясады. Глеб Мясников – "Моя любимая", Ксения Романова "Синий платочек" сугыш чорлары композицияләрен башкардылар. Баянчылар дуэты – Семен Крайнов һәм Глеб Мясников башкарган Яна Френкельнең "Журавли" мелодиясе күңелләрне нечкәртте.

Концерт темасын тәрбиягә бала алган гаилә балалары да хуплады. Никита Кадушкин – "У войны не детское лицо", Милана Гатина – "Люблю березку русскую", Лена Латыйпова "Мама и я" шигырьләрен укыдылар. Беренче концерт "Игелек берлеге" ансамбле башкаруындагы "Мамин праздник" һәм "Полька" җыры белән тәмамланды.

Киләсе чарада өлкән төркем баянчылары катнашты. Ильяс Исмәгыйлев онытылмас – "Смуглянка", Никита Семенов – "Под небом Парижа", Вадим Липатов "Вальс Мюзетт" композицияләрен башкардылар.

Тәрбиягә бала алган Липатовлар гаиләсеннән Марсель һәм Настя тыңлаучыларны яраткан "Катюша" җыры белән сөендерделәр. Анна Краснова һәм Вадим Андриянов Әлфия Авзалованың "Күл буена килсәң иде" җырын өлкән баянчылар белән бергә башкардылар. "Аксубай егетләре" баянчылары триосы башкарган "Фронтовая новелла" һәм "Танец джигитов" чыгышларыннан барысы да таң калды.

Ял итүчеләрнең алкышлары концерт дәвамында тынмады. Аларның йөзләрендә әле елмаю, әле күз яшьләре күренде. Һәркем артистларга кушылып җырлады.

 

Фото: Аксубай мәдәният йорты архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X