Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иганәче бүләге

Иганәче янгын турында хәбәр итүче приборлар бүләк итте. Аксубай районының автомат янгын сигнализацияләре буенча хезмәт күрсәтә торган оешмасы инвалид һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтте.

«ИнтерСвязьСервис» компаниясе генераль директоры Айрат Хәмитов янгын турында хәбәр итүче приборларны  күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенә тапшырды.

Янгын турында хәбәр итүче приборларны урнаштыру буенча акция Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде һәм республика Президенты тарафыннан хупланды. Аксубай муниципаль районында 2015-2018 нче елларда республика программасы кысаларында 128 күп балалы һәм 52 инвалидлар яшәгән, 23 тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар гаиләләренә автоном янгын турында хәбәр итүче приборлар урнаштырылды. Барлыгы 522 автоном янгын турында хәбәр итүче прибор урнаштырылды.

Республика акциясе барышында билгеләнгән автоном янгын турында хәбәр итүче приборлар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр инде. 2016-2019 нчы елларда Татарстан республикасында кешеләр яши торган йортларда (фатирларда) килеп чыккан 18 янгын очрагында янгын турында хәбәр итүче прибор аркасында йортта яшәүчеләр вакытында кисәтелде һәм 24 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомере саклап калынды.

Алда әйтеп үтелгән очракларның күбесендә йортта яшәүчеләр плитә өстендә пешерергә куйган ризыкны онытып кибеткә чыгып киткәннәр, я булмаса спиртлы эчемлек кулланып йоклаганнар. Район халкына үзләренең һәм туганнарының, бигрәк тә өлкән яшьтәге әти-әниләренең, спиртлы эчемлекләр куллланучы туганнарының гомерләрен һәм өйләрен саклап калу өчен янгын турында хәбәр итүче приборларны  булдырырыга киңәш итә.

Алар кыйммәт түгел, кибетләрдә ирекле рәвештә сатыла һәм әлеге приборны һәркем мөстәкыйль рәвештә урнаштыра ала. Әлеге приборлар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде, – дип сөйли Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарының УНД һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең МОНД һәм ПР буенча башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятов. Кеше гомереннән дә мөһимрәк бернәрсә дә юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев