Җиңүгә өмет тотып
Ватан сакчысы көне алдыннан Нурлат районында 2004-2005, 2006 елларда туган һәм яшьрәк үсмерләр арасында көрәш буенча ачык беренчелек узды.
Аксубай районы көрәшчеләр командасы якташ сугышчы-интернационалист – Миншакир Бакиров истәлегенә көрәш буенча ачык беренчелектә катнашты.Турнир 23 февраль – Ватан сакчысы көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Ярышлар Нурлат шәһәрендә узды.
Беренчелектә 2004-2005, 2006 елларда туган һәм яшьрәк көрәшчеләр катнашты. Команданы тренер Илһам Камалов һәм Җәмил Сәйфуллин тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Балалар үз категорияләрендә призлы урыннарны яулап, уңышлы бил алыштылар.
Ильяс Хәбибрахманов, Илдус Камалов – беренче, Абдулла Хәбибрахманов, Зөлфәт Җәмалетдинов – икенче, Сает Сәйфуллин, Риназ Сруров, Хәлид Нурмәтов, Айназ Хәйруллин һәм Ильяс Вафин өченче урыннарда. Алар призлар, Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Фото: район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев