Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ифтар мәҗлесе үтте

    Пәйгамбәребез с.г.в. һәр нәрсәнең зәкяте бар. Гәүдәнең зәкяте - ураза, ураза - сабырның яртысы, кешене начар эшләрдән саклаучы калкан дигән.

    Ураза аенда ураза тоткан кешегә Аллаһы Тәгалә  җәннәттә урын билгеләр  диелгән. Рамазан аена кергәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар бәйгә куела.  

     Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – диелә хәдистә. 

    6 май көнне, Рамазан аеның беренче көнендә Такталы авылы мәчетендә бик күркәм ифтар мәҗлесе үтте. Анда авылның барлык кешесе дә чакырулы иде. Мәҗлесне авылыбыз имамы  Илнар Сафиуллин, авылның ветераннар советы председателе Хәлим Әхмәтҗанов һәм җирле үзидарә башлыгы Энҗе Хөснуллина бик матур итеп вәгазьләр сөйләп алып бардылар. Авыз ачканнан соң  имамга оеп ахшам намазы укылды. Өстәл артында түбәтәйле, ак яулыклы өлкән яшьтәге абый-апаларның (бабай, әби диеп әйтергә тел әйләнми) яшәреп киткәндәй бер-берсен Рамазан белән котлап, хәл-әхвәл сорашып утыруларын күрү, яшь буынга үрнәк, матур күренеш иде.   

    Ахырдан мәҗлесне оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә Фәнил һәм Илсия Мәгыйзовларга, Гөлфия Гиниятуллинага, Галия Сафиуллинага, Гөлнур Хәмәтҗановага, Резидә Шәрифуллинага, Зөлфия Зариповага, Лилия Гелметдиновага, Гөлфия Гелметдиновага һәм башка ярдәм итүчеләрнең барысына да авыл халкы бик рәхмәтле булып Рамазан аенда һәрберсенә күркәм сабырлык, саулык - сәламәтлек, уңышлар теләп таралыштылар. Гомумән, безнен Такталы авылы халкы, яше-карты һәр эштә, һәр бәйрәмне дә  бердәм үткәрә.  

    Иң игътибарга лаек күренеш - ул һәр бәйрәмдә өлкәннәрнең актив катнашуы. Алар үзләренең белгәннәрен гореф – гадәт, йолаларны яшьләргә өйрәтеп калдырырырга  һәм киңәшләрен бирергә тырыша. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларны кабуллардан кылып һәрбарчабызга да  киләсе Рамазаннарны да шулай бердәм каршыларга язсын иде.

    Мәүлидә Сафиуллина,   
     Такталы авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: