Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңел дистанцияләр булмый

    Районыбызның спорт данын Яңа Дума авылы егете Альберт Кәлимуллин уңышлы дәвам итә.

    Ул үзе өчен җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләренең берсе – ультрамарафон йөгерешен сайлап алган һәм әйтергә кирәк, зур уңышларга да ирешкән.

    Альберт - 2018 елда исән калу өчен 100 километрга йөгерүдә (Яр Чаллы) бу араны 9 сәгатьтә үтә; Мәскәү шәһәрендә Россия Кубогына йөгерү ярышында 100 километр араны  8 сәгать 11 минутта яулый. Казан марафонын (42 километр 195 метр) тренировка буларак кына хис итеп, өч сәгать эчендә йөгереп уза. 10-11 майда 24 сәгатькә йөгерү буенча Россия Чемпионатында катнаша. 

    24 сәгать эчендә 228 километр араны йөгереп үтеп (бу ярышта иң югары нәтиҗә 257 километр иде), якташыбыз алтынчы урынны алды һәм спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Бер атнадан соң, тәүлеклек йөгерүдән соң хәл җыярга да өлгермичә, Альберт Казан юристларының халыкара хәйрия йөгерешендә катнашып, анда өченче урынны алган.

    Боларның барысын да ул җәйге сессия вакытында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә имтиханнар тапшырган вакытта башкарып чыга. Ул бу уку йортында тренер-укытучы белгечлегенә укый. Сессияне дә авыр ярышлар белән бергә алып барып, уңышлы тапшырган. 

    Альбертка 29 яшь. Ул Яңа Дума авылында туып-үскән. Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта мәктәбен тәмамлагач Чистай медицина училищесында укып  фельдшер һөнәрен үзләштерә. Һава-десанты гаскәрләрендә аерым десант-һөҗүм бригадасында сапер вазыйфасында хезмәт итә. Вакытлыча хезмәт иткәннән соң Аксубай ДООСАФында укып машина йөртүче таныклыгын ала.  2012 елның июленнән махсус билгеләнештәге отрядта контракт буенча хезмәт итә башлый.

    Шул елларда ике тапкыр яртышар ел Төньяк Кавказда командировкаларда булган. 2016 елның мартыннан ул Чечен Республикасында Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә даими нигездә хезмәт итә. 

    Хәзерге вакытта Альберт үзенең кече ватанында ял итә. Безнең интервью яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә, аның җитәкчесе Радик Канәфин ярдәме белән узды. Яңа Дума авылы егете Мәскәүдә Аксубай районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исеменнән чыгыш ясаган.  
    – Альберт, катнашу өчен гариза язганда үзеңне ничек тәкъдим итәсең? 

    – Кагыйдә буларак, Татарстан Республикасы Аксубай районы Яңа Дума авылыннан дип язам. Мин үземнең туган авылым һәм районыбызның исеме дәрәҗәле ярышларда югары яңгыравын телим. 

    – Спортның бу җиңел булмаган төренә юл ничек башланды?  

    – Гомумән, барысы да 2016 елда Аксубайда узган « Милләтләр кроссы» ннан башланды. Мин авылдан велосипедта банкоматтан акча алырга дип килдем. Карыйм, үзәк мәйданда бик күп халык җыелган. Яннарына килеп, нигә җыелуларын сорагач, аларның Милләтләр кроссында катнашучылар булуын белдем. Дөресен генә әйткәндә, мин китәргә теләгән идем инде, әмма авылыбыз хәзрәте Фәнис Низамов мине күреп алды да, шатлыклы тавыш белән әйтте - О, Альберт, әйдә йөгерәбез!,- диде. Минем ул көнне йөгерү өчен  киемем дә бик уңайлы түгел иде, шулай да икенче урынны яулый алдым. Аннары үз көчемне 5, 10 километрлык  ярыммарафонда сынадым. 

    Җиңел дистанцияләр булмый, һәркайсына тырышырга, үҗәтлек, эчке тәвәккәллек күрсәтергә кирәк. 

    – 100 километр, тәүлеклек йөгереш - ул һич арттырусыз, исән калу өчен кырыс ярыш. Ультрамарафон вакытында үзегезне ничек хис итәсез?  

    – Көчемне үлчәп, тыныч кына йөгерәм. Үтәлә алмастай бурычлар юк, бары тик үз алдыңа максат куярга һәм аңа барырга кирәк. Көчем барлыгын тоям һәм үз өстемдә нык эшлим. Гомумән, кеше теләсә кайсы яшьтә хәрәкәт итәргә тиеш, дип уйлыйм.  

    Туклану ягына ничек карыйсыз, ультрамарафонлыларның махсус диетасы бармы? 

    – Туклануга бик үк әһәмият итмим. Спорт туклануына даруларга караган кебек кенә карыйм. Ихтыяҗ бар икән, тиешенчә тукланам. Вегетариан булмасам да, җиләк-җимеш, яшелчәләрне күбрәк ашарга тырышам. 

    Менә шундый -  авылдашлары горурланырлык, үсеп килүче яшь буын вәкилләре үрнәк алырлык гади, көчле һәм максатчан егет ул безнең якташыбыз Альберт Кәлимуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: