Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Идиятуллин Фәнгать Хәбип улы

Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин 60 яшендә арабыздан китте.

Бу вазыйфада ул 13 ел хезмәт куйды.

Фәнгать Хәбибулла улы Яңа Үзи авылында туган. Аның хезмәт биографиясе 1978 елда ”Дружба” колхозында тракторчы булып эшләүдән башлана. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ”Труд” совхозында баш зоотехник булып эшли. Төрле елларда Фәнгать Идиятуллин Кәкре Күл кооппредприятиесе директоры булып тора, Ульян авиация-сәнәгать комплексында хезмәт куя, ЛМУда слесарь булып эшли. 1990 елдан 1992 елга кадәр ул “Кәкре Күл” совхозын җитәкли, аннары «Вамин-Аксу» агрофирмасының башкарма директоры, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен белгече булып эшли. Фәнгать Хәбибулла улы башкарма хакимият органнары структурасына 2008 елда килгән. Башта Карасу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкара, 2009 елның мартыннан Карасу авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. 2014 елда ул читтән торып ТИСБИның юридик факультетын тәмамлый.

Фәнгать Идиятуллин кайда гына эшләсә дә, аны барыннан да элек үз вазыйфаларына карата җаваплы мөнәсәбәт аерып торды. Ул җирлек халкы, аның социаль-икътисадый үсеше өчен җан атучы гадел, принципиаль кеше иде.

Аның хезмәте район дәрәҗәсендә Мактау кәгазьләре белән генә түгел, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, ”Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән дә бәяләнгән.

Фәнгать Хабибулла улы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М. Галиев, И.М. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев