Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Идел-Селект» өмет уята

Район территориясендә яңа үсемлекчелек предприятиесе – «Волга-Селект» ҖЧҖ эшли башлады.

Аксубай кырларында аның техникасы өч ел элек күренде,ул чакта  оешма Чирмешән районы территориясендә урнашкан иде. Ә 2018 елның көзеннән мөстәкыйль хуҗалык буларак безнең районда эшли башлады. Аның базасы Кәкре Күл авылы территориясендә урнашкан. Бүгенгесе көндә  контора буласы бинаны реконструкцияләү эшләре бара, тирә-юньдәге бөтен территория тәртипкә китерелә.  

Буш яткан җирләрдә  ашламалар тавы калкып чыккан. Авыл очында соры, тузган биналар фонында яңа хәрәкәт башлап җибәргән яңа предприятие күңелдә якты өметләр уята. Яңа авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегенең төп юнәлеше -үсемлекчелек. Аның гомуми мәйданы 13600 гектардан артык. Участоклар районның төрле урыннарында -  Кәкре Күл, Мюд, Яңа Кармәт, Иске Тимошкино, Урмандеево, Емелькино авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан. Эшче хезмәткәрләр дә бу җирлекләрдә яшәүчеләр. Коллективта 44 кеше хезмәт куя. 

 Быелгы язгы кыр кампаниясе авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен әһәмиятле вакыйга – авыл хуҗалыгы техникасы парады белән башланып китте. Авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүдә катнашучыларга «Идел-Селект» ның яңа техникасы тәэсир итте. Район җитәкчелеге, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре яңа коллективны җылы сәламләделәр, эшлекле шартларда аралаштылар. Тикшерү үтүгә туфрак эшкәртү техникасы басуга юнәлде. Аларның урыны - калган техника өчен вакытлыча база булды, башка техника туфрак өлгерүгә карап кулланылачак. 

- Кыр эшләрен башкару өчен без техника белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, – дип белдерде «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов. – Дүрт берәмлек “Джон Дир” тракторлары узган елдан бирле эшлиләр.  Быел яз өр-яңа биш «Версатайл 2375», бер «Кировец» тракторы кайтты. Шулай ук биш киң колачлы (22 метр) “Заря” җир эшкәртү агрегаты, унсигез метрлы «Велес» тырмалау агрегатлары, культиваторлар, дискатор кайтарылды. Үсемлекләрне тукландыру, корткычлардан яклау буенча агрочаралар үткәрү өчен  өч универсаль үзйөрешле “Туман” сиптергече бар. Аларның икесе  көзге бодайны тукландыру  эшенә керештеләр дә инде.  

Хезмәт күрсәтү техникасы да бар: ике ягулык ташу машинасы, яңа төягеч, көнбагыш чәчү өчен ике яңа агрегат, өч яңа КамАЗ (хәзер ашламалар, орлык ташыйлар) кайтты. Урып-җыю эшләре өчен техника да бар: ун “Актрос” комбайны, бер “КСУ-1“ чапкычы, тирән сөрү агрегаты эшләячәк, ул туфракны чүп үләннәреннән  эшкәртәчәк. Мондый әйбәт техника һәм уңган механизаторлар белән теләсә нинди эшне башкарып чыгарга  мөмкин. 
Механикалаштырылган звенолар составында тәҗрибәле, эшкә җитди якын килгән кешеләр хезмәт куя. Предприятие җитәкчесе сөйләгәнчә, эшкә кабул иткәндә игенчеләрнең белемен дә, хезмәткә карашын да  исәпкә алганнар һәм Аксубай районында яшәүчеләргә  өстенлек биргәннәр. Яңа коллективта микроклимат җайга салынып кына килә, әмма хезмәткәрләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелегенең уртак тел тапканнары  сизелеп тора. 

 «Идел-Селект» өчен бу ел гади генә түгел. Аның алдында кыска вакыт эчендә чәчү кампаниясен уздыру бурычы тора. 3000 гектардан артык көнбагыш, 2000 гектардан артык сабан бодае, 1300 рапс, сидераль максатларда шул кадәр үк горчица чәчәргә кирәк. Узган ел чәчкән өч мең гектардан артык көзге бодай бар. Белгечләр белдергәнчә, уҗымнар бик яхшы хәлдә. 1400 тонна ашлама кайтарылган, аны чәчү вакытында туфракка кертәчәкләр.

Игенчелек эшләреннән тыш, яңа база булдырырга, төзелеш эшләре алып барырга кирәк. Кичекмәстән төзергә кирәк булган төп объектлар арасында контора бинасы, ашханә бар. Җәй көне ашлык эшкәртү белән шөгыльләнү өчен ындыр табагын да төзергә планлаштыралар. Урып-җыю өчен күчмә пункт сыйфатында склад бар инде. Планнар күп,  яңа предприятиенең эше башлана гына әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев