Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңүче бакча арбасын үзе төртеп алып ките

    2020 елның икенче алты аена язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча призлар уйнатуда бүләкләр откан бәхетлеләр мөхәррияттән үз призларын килеп алалар.

    Төп приз иясе Алевтина Маркина җиңү шатлыгын яшермәде:

    – Район газетасының яңа санын укып, конкурс нәтиҗәләре өчен шатландым – приз отучылар исә – барысы да таныш. Һәм кинәт төп призның миңа эләгүен укыдым, – ди Алевтина. – Һәр җомга район газетасының килүен көтеп алам, бар эшемне ташлап яңалыклар белән танышам. Ни генә дисәң дә, басма төр интернетны алыштыра алмый инде.

    Алевтина безнең газетаны 19 ел алдыра, Аксубайда ул нәкъ шулкадәр ел яши. Хәзер ул лаеклы ялда, ә 35 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт куйган. Өйдәгеләргә сюрприз ясар өчен, редакциядән арбаны ул үзе төртеп алып китте.

    Призга чыккан чәч кисү машинкасын Алевтина Степанованың кызы килеп алды (сүз уңаенда, бу призер да шулай ук медик!), ланч-бокслар  “Буратино” балалар бакчасытәрбиячесе Татьяна Семеновага эләкте (бу коллективта эшләүчеләрнең күпчелеге альтернатив язылуны өстен күрә).

    Тагын бер приз иясе – Халидә Әхмәтшина электр чәйнегенә ия булды.

     

    Акциянең вакыты: 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 20 сентябренә кадәр.

    Акция, призлар саны һәм алу тәртибе турында тулырак – aksubayevo.ru сайтында.

     Реклама, 16+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: