Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа йортка ятим балалар һәм социаль ипотека программасында катнашучылар күченде

Толстов урамындагы яңа төзелгән йортка унике гаилә күченде.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә күпфатирлы торак йорт ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән.

Биредә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр һәм ятим балалар яшәячәк. Бу «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп бурычларының берсен үтәргә – гражданнарны һәркем сатып алырлык уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу соңгы 7 елда Аксубай районында Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән беренче һәм бердәнбер йорт.

Аксубайда яңа күп фатирлы йорт төзелешен «Халык йорты» оешмасы тормышка ашырган.

Яңа фатирларга күченүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлүсә Шәфигуллина котладылар һәм яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар.

– Бүген бездә зур вакыйга – унике гаиләне күпфатирлы матур йортка күчерү бәйрәме. Безнең өчен – ул гади халык бәйрәме генә түгел, бөтен район бәйрәме дә. Аксубайда торак һәрвакыт мохтаҗлык бар, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Яңа фатир алучыларны котлап, өйләрегездә һәрвакыт җылы һәм уңайлы булуын, кунаклардан өзелмәвегезне, яңа гаиләләр төзелүен телим.

Ул ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльмановка һәм “Халык йорты” төзелеш компаниясе генераль директоры, якташыбыз Илвир Хәмидуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Дәүләт торак фонды эшләгән 29 ел эчендә без районнарда һәм шәһәрләрдә 10 миллион квадрат метр торак төзедек, 170 мең гаиләне торак белән тәэмин иттек. Агымдагы ел планы буенча без илле алты йортның утызынчысын куллануга тапшырабыз. Бу йортта 12 фатир, шуларның 6сын ятим балалар ала. Калган фатирлар социаль ипотека программасы кысаларында һәм аренда торагы буенча бирелгән, – дип сөйләде Булат Гыйльманов.

Яңа йортта өч фатирны социаль ипотека программасында катнашучылар алды. Бу Аксубай үзәк район хастаханәсенең ике хезмәткәре, янгын сүндерү часте йөртүчесенең гаиләләре. Районга киләчәк медицина хезмәткәрләре дә бирегә күченәчәк. Алты фатирдан ачкычларны ятим балаларга тапшырдылар. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Гайнатуллиннар гаиләсе дә бар.

Гөлүсә Шәфигуллина билгеләп үткәнчә, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак алу – ул әле үзенә күрә яңа тормышка старт алу да.

Ә яңа йорт бусагасында кызыл тасманы кисү хокукы мәртәбәле кунакларга гына түгел, ә яңа фатирларга күчүче балаларга да бирелде. Яңа фатир хуҗалары һәм кунаклар, заманча бизәлешле һәм иркен бүлмәләргә сокланып, фатирлар буенча таралыштылар.

Социаль ипотека программасы буенча яңа йорттан шәфкать туташы Ләйсән Абрарова гаиләсе ике бүлмәле фатир алды. Гаиләгә өй туена рәсми кунаклар да бүләкләр һәм котлаулар белән килделәр.

– Безнең фатирыбыз бар иде, әмма торак шартларын яхшыртасы килде, чөнки гаиләдә ике бала үсеп килә, – диде Ләйсән. – Фатир ошый, ямьле. Балалар уен һәм спорт мәйданчыклары, мәктәп янәшәдә генә.

Яңа йорттан фатирны Малецковларның яшь гаиләсе дә көтеп алды. Надежда ашыгыч ярдәм хезмәтендә шәфкать туташы булып эшли.

– Җәй көне социаль ипотекага чиратка бастык һәм, менә яңа фатирга күчендек тә, бик шатлыклы вакыйга, – дип сөйләде Надежда. – 15 елга ипотека рәсмиләштердек.

– Мондый ипотека кредиты шартлары турында хыялланырга гына мөмкин, – дип нәтиҗә ясады ире Максим. Ә кечкенә кызлары Милана, нәни хуҗабикә хокукларында, фатир ачкычын һәм кызыл тасманы кулыннан ычкындырмады, ә тасма гаиләдә өй туе турындагы истәлек буларак сакланачак.

Анастасия Новичкова ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча яңа йорттан фатир алды, хәзер аны төзекләндерәчәкләре һәм уңайлыклар тудырачаклары турында уртаклашты.

Шул ук программа буенча яңа йортка Габделрәхим Бәшәров та күченде.

– Бу шатлыклы мизгелне бик озак көттем, җиһазлар караштыргалыйм, суыткыч сатып алдым инде. Торыр урыным булуын бик сөенәм, – диде яңа фатир хуҗасы.

ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, яшь гаиләләр өчен Дәүләт торак фонды тәкъдим итә торган шартлар уникаль, аларны Татарстанда гына бирәләр, дип билгеләп үтте.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Толстов урамы буенча файдалануга тапшырылган йортта – бер подъезд һәм өч торак кат. Барлык фатирлар (аларның алтысы – бер бүлмәле һәм шуның кадәр үк ике бүлмәлеләре) яшәү өчен әзер, сантехника, шәхси ягып җылытуның ике контурлы казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган. Торак чиста эшләнештә тапшырыла. Кер дә, рәхәтләнеп яшә генә, дигән сүз!

Тапшырылган йорт алдында – асфальт түшәлгән мәйданчык, янәшәдә – парковка, балалар һәм спорт мәйданчыклары. Якында гына «Кояшкай» балалар бакчасы, ерак түгел генә мәктәп урнашкан. Тантаналы ачылыш барганда, балалар уен мәйданчыгын яратып өлгерделәр дә инде.

Быел республикада ятим балаларга 621 фатир биреләчәк. Дәүләт торак фондының 2024 елга инвестиция планы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 161,7 мең кв.м тәшкил иткән 3299 фатирлы 56 йорт төзүне күздә тота. Хәзерге вакытта ул 78% ка үтәлгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан ике сигез фатирлы йортны проектлау эше алып барыла, аларны төзүне киләсе елдан башларга планлаштыралар. Моннан тыш, проект эшләре планына 12 фатирлы йорт да кертелгән. Сүз уңаеннан, Аксубайда соңгысы 2017 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев