Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ял иткәннәр, учакны сүндермәгәннәр, үзләре артыннан чүп-чар калдырганнар

Бәйрәм ялларында күпләр шашлык сезонын ачты, табигать кочагына ял итәргә чыкты

Редакциягә ял итүче гражданнарның табигать кочагында үзләрен ничек тотуларын сурәтләгән фоторәсемнәр һәм шәрехләмәләр килде.

– Чүп-чарны елга буенда калдырганнар, менә төшереп алырга булдык. Кичә генә барысы да чиста иде, бүген менә чүп өеме һәм пыскып ятучы учак. Ә бездә янгын куркынычының дүртенче классы игълан ителде, – дип язган Ольга Н. – Бәлки үзләренең бу начар гамәлләрен танырлар һәм кире килеп, чүп-чарны җыярлар?

Ял итүчеләрнең экологик тәрбиясе күренеп тора. Югыйсә, кешеләр сүндермичә калдырылган учакның куркыныч булуын аңларга тиешләр бит инде? Өстәвенә, аны сүндерү өчен суны әллә кайдан алып киләсе дә түгел – сулык ике-өч метр ераклыкта гына.

Кешеләр Татарстан Республикасында янгын куркынычы сезоны гына түгел, ә учак ягуны тыя торган махсус янгынга каршы режим игълан ителүен аңламый.

Аны бозган өчен гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген юридик белемнән тыш гамәлгә ашыручы затларга – 60 меңнән алып 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр күләмдә штраф яный.

Әмма эш, әлбәттә, штрафларда гына түгел. Сүндерелмәгән учакның нәрсә белән тәмамлануын чамалавы кыен түгел. Коры үләнгә кабынган ут, җил белән авылга кадәр санаулы минутларда килеп җитәргә мөмкин бит. Ярый әле балыкчы иртән иртүк әлеге урында булган һәм учакны сүндергән. Шулай ук башкаларга сабак булсын өчен, фотога төшерергә дә онытмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев