Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иҗади мастер-класс

    Чистайда «Сыйфатлы белем бирү һәм укытуда яңа технологияләр кулану – заман таләбе» темасына педагогик зона семинар узды.

     Аның эшендә республиканың алты районы мөгаллимнәре, шул исәптән Аксубай районы укытучылары да катнашты. Аксубайның  В. Г. Тимирясов исемендәге 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфирә Галиева һәм Гөлнур Сәгыйтова,  3 нче мәктәбеннән -  Зилә Билалова, мәгариф бүлеге методисты Зөлфирә Ислямова  хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

    Алар «Буриме нәрсә ул, яки шигыр белән ничек уйнарга?»,  «Татар теле дәресләрендә - Лепбук»,   «Шигырьләрдә - минем хисләрем» темалары буенча мастер-класслар бирделәр. Аксубай педагоглары укыту методикасын яхшы белүләре, дәресләрне алып баруга иҗади якын килүләрен күрсәттеләр. Аларның дәресләре оригинальлеге, педагогик ситуацияләрнең кызыклы чишелеше белән аерылып торды һәм яхшы бәя алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: