Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерларын көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе җыйды

Бүген Аксубай мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Бу – аксубайлылар өчен икенче көзге ярминкә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары район үзәгендә яшәүчеләргә шәхси хуҗалыклар өчен кирәкле товарларның берсе – фураж өчен ашлык алып килделәр. Авыл һәм Аксубай бистәсе мәктәпләре сатуда бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, сарымсак, кәбестә, кабак тәкъдим иттеләр. Район үзәгендә яшәүчеләр аларны рәхәтләнеп сатып алдылар, чөнки яшелчәләргә бәяләр кибет һәм базар бәяләреннән түбәнрәк, сыйфаты буенча да өстенрәк. Фермерлар, һәвәскәр бакчачылар да шулай ук үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Сәүдә нокталарының бизәлеше аерым игътибарга лаек. Аксубай мәктәпләренең сәүдә нокталары көзге мотивларда күз явын алырлык итеп бизәлгән иде. Өченче мәктәп вәкилләре авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килгән тармак ветераннарын кайнар чәй, коймак, пироглар белән сыйладылар.

Мәдәният каршынгдагы мәйданда җирле артистлар башкаруында яңгыраган җырлар кәефне күтәрде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район башлыгы Камил Гилманов белән ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев булды. Башкала вәкиле өлкән яшьтәге гражданнар өчен оештырылган ярминкә сәүдәсенә яхшы бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев