Иң яхшылар рәтендә буласың килсә – үзеңне күрсәт
Татарстан оешмаларында имин хезмәт шартларын булдыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, уңай тәҗрибә тарату максатыннан “Татарстан Республикасының хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгече – 2019“ исеме астында XI республика конкурсы узачак.
Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе аны 2019 елның 11 апрелендә «Казан ярминкәсе « ААҖ конгресс-үзәгендә үткәрәчәк. Катнашу өчен район предприятиеләре һәм оешмаларыннан вәкилләр чакырыла.
Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүматны maot16.ru сайтында һәм түбәндәге телефон номерлары аша белергә мөмкин: 8 (843) 526-79-63, 519-62-47
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев