Аксубаево
  • Рус Тат
  • "Иң яхшы вожатый" бәйгесе

    23 гыйнвар көнне Аксубайның Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда Аксубай муниципаль районы белем бирү учреждениеләреннән 10 укучы катнашты.

    В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе укучысы Анастасия Ильина бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Икенче урын Иске Ильдеряк мәктәбе укучысы Александра Сафоновага бирелде, 2 нче Аксубай мәктәбеннән Яна Золина өченче урынны яулады.
    13 февральдә Лаеш районында узачак бәйгенең республика этабында район данын Анастасия Ильина яклаячак.

    Фото: Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: