Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы тәрбияче билгеле

Район үзәгендәге «Радуга» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2022» республика бәйгесенең район этабы узды.

Ул ике этапта үтте: читтән торып һәм туры. Читтән торып үткәрелгән турда катнашу өчен 14 педагог гариза биргән. Катнашучылар жюри хөкеменә үзләренең иҗади эшләрен һәм мөгаллимлек концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча икенче турга тәрбиячеләр Раузетдинова Рания («Кояшкай»), Казакова Валентина («Кояшкай»), Нургатина Надежда («Буратино»), Ильина Ирина («Радуга») чыкты.

Финал бәйгесе сынауларында тәрбиячеләр «Педагогик табылдык» белән уртаклаштылар, балалар белән танып белү чаралары үткәрделәр, осталык дәресләре күрсәттеләр.

Дәресләр кызыклы үтте, катнашучылар хезмәттәшләре тәҗрибәләреннән үзләре өчен бик күп яңалыклар ачтылар, үзләренең педагогик эшләнмәләрен ачык күрсәтергә тырыштылар. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уеннарда һәм бәйгеләрдә теләп катнаштылар.

«Осталык дәресе» бәйгесендә тәрбиячеләр үзләре катнашучылар булдылар. Алар «Нәни икътисадчылар ярышлары» бәйгесендә көч сынаштылар, мамыктан курчак ясадылар, иң мөһим һөнәрләрне бәяләделәр.

– Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын бәяләү критерийлары катлаулы, таләпләр елдан-ел катлаулана бара, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Наталия Мулеева. – Тәрбиячеләр барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.

Һөнәри бәйге нәтиҗәләре буенча Ирина Ильина җиңүче дип табылды. Икенче урында – Валентина Казакова, өченче урында – Надежда Нургатина. «Телләр сакчысы» номинациясендә Рания Раузетдинова җиңүче булды.

Җиңүче район данын республика бәйгесенең зональ этабында яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев