Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы шигырь укучылар билгеле булды

Район үзәгендә “Тере классика” Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.

Район конкурсын үткәрү мәйданчыгы итеп В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе сайланды. Биредә 28 катнашучы – район гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары җыелды.

“Тере классика” Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесе – Россия һәм чит ил язучыларының прозаик әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш ул. Чара кысаларында һәр катнашучы өйрәнелгән өзекне яттан сөйли.

Укучыларның чыгышы җаннарны тетрәндерерлек булды. Конкурста катнашучылар биремгә җаваплы караганнар – һәркем чыгыш өчен прозаны мәгънәле сайлап алган. Жюри һәм тамашачылар аларның чыгышын күз яшьләрсез тыңлый алмады. Бигрәк тә чыгыш ясаучылар сүзләрне мимика һәм дөрес куелган интонация белән ныгытканда.

Бәйгедән беркем дә грамотасыз китмәде. Барлык катнашучыларның да чыгышлары бәяләнде. Шулай итеп, бәйге лауреатлары, призерлары һәм җиңүчеләре игълан ителде. Әмма районны төбәк этабында аларның өчесе генә тәкъдим итәчәк. 1 нче Аксубай мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мәликә Галимова (1 нче Аксубай мәктәбе), Сара Насыйрова (Түбән Татар Майнасы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы), Алсу Таһирова (Иске Ибрай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы) җиңүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X