Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Иң яхшы мәдәният йорты» – Иске Тимошкиноныкы

Казанда «Иң яхшы авыл клубы һәм иң яхшы авыл мәдәният йорты-2019» Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Чараны оештыручылар ассызыклаганча, бу конкурста җиңелүчеләр дә, җиңүчеләр дә юк, чөнки бары тик авыл кешеләре генә ота, ә клублар алар өчен эшли бит. Сайлап алу өч – муниципаль, зональ һәм республика этапларында узды. Рәсми чыганаклар буенча, финалга 35 авыл клубы формированиесе һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Иҗади ярышта барлыгы 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.

Комиссия әгъзалары авыл мәдәният учаклары эшенә 17 критерия буенча бәя бирде. Шул исәптән техник җиһазланыш, мәдәни-массакүләм чаралар, клуб формированиеләре булу, милли гореф-гадәтләрне, үз районыңның тормыш рәвешен саклау буенча. Конкурсантлар сайланган номинация буенча презентация күрсәттеләр һәм концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Аксубай районы вәкилләре – Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты һәм Кече Сөнчәле авыл клубы Лаешта финал турында уңышлы чыгыш ясады.
Кемнәрнең призлы урыннарны алуы турындагы хәбәр чара азагына кадәр сер булып сакланды. Бәйге нәтиҗәләрен бөтен район дулкынланып көтте, тик Аксубай коллективларының бүләкләнүчеләр исемлегенә керәчәгенә ышаныч югалмады.

– Һәм менә нәтиҗәләр: Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты “Иң яхшы авыл мәдәният йорты” республика бәйгесендә 500 һәм күбрәк кеше яшәгән торак пунктның «Иң яхшы авыл мәдәният йорты» номинациясендә җиңүче булды. Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты директоры Полина Мулеевага беренче урын өчен 500 мең сумга сертификат тапшырылды!

Вера Уканеева җитәкләгән Кече Сөнчәле авыл клубы “Гореф-гадәтләрне саклаучылар” номинациясендә дипломант булды.

Приз акчасы җиһазлар, музыкаль уен кораллары, мәдәни-спорт кирәк-яраклары сатып алуга тотылачак.

– Мондый җиңел булмаган бәйгедә җиңә алуыбызга шатланабыз, – дип сөйли авыл мәдәният йорты директоры Полина Мулеева. – Бу җиңүгә ирешү өчен коллектив зур тырышлык һәм көч куйды. Алга таба – тагын да кызыклырак. Приз фонды безгә матди-техник базаны ныгыту, авыл кешеләренең мәдәни тормышын тагын да яктырак һәм кызыклырак итү мөмкинлеге бирәчәк.

Фото Район Мәдәният йорты архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев