Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы игенчеләр арасында

Июль азагында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы “ТР АПКның иң яхшы комбайнчысы“ республика бәйгесен игълан иткән иде.

Ярышларда бөртек урып-җыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче меңнән артык механизатор катнашты. Шул исәптән безнең район игенчеләре дә.

Безнең район комбайнчыларының фамилияләре республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив сводкасында пәйда булды  һәм урак тәмамланганчыга кадәр шуннан төшмәде.

Ашлык суктыру күрсәткечләре безнең гәзиттә дә даими яктыртылды, шул рәвешле агроярыш барышын гәзит укучылар да күзәтеп бара алды. Комбайнчылар киеренке һәм фидакарь хезмәт нәтиҗәләренә ирештеләр.

Республика бәйге комиссиясе нәтиҗәләр чыгарды. Ул 490 призлы урынны билгеләде. Җиңүчеләр максималь күләмдә ашлык суктыру һәм күбрәк мәйданнан урдыру күрсәткечләре буенча сайлап алынды.

Бөртекле культураларны урып-җыюда югары республика күрсәткечләренә ирешкән “Иң яхшы комбайнчылар“ бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең районнан  “Аксу Агро“ агрофирмасы хезмәтчәннәре – Җәүдәт Сафиуллин, Алексей Кудряшов, Хөсәен Галиев, Владислав Таиркин, “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалыннан Флорид Мингалимов та бар.

Район  буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән биш вәкил  “Иң яхшы комбайнчы“ бәйгесе  җиңүчесе исеменә лаек булды. Болар – “Аксу Агро“ АФ механизаторлары Алексей Пайдаркин, Анатолий Ефремов, Валерий Ендерюков, “Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалыннан Сергей Николаев, “Аксубай“ АФдан Александр Назаров.

– Бәйгедә җиңү –  ул безнең комбайнчылар хезмәтенә югары бәя, – дип  билгеләп үтте УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов. – Урак башыннан без комбайнчыларның басуларда ничек тырышып хезмәт куюларын күрдек.

Игенчеләргә югары күрсәткечләргә ирешүдә кыенлыклар да, проблемалы моментлар да киртә булмады. Һәр комбайнчы урак өстен уңышлы тәмамлауга үз өлешен кертте.

Урдыру һәм суктыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән кыр хезмәтчәннәре район башлыгының Рәхмәт хатына һәм бүләккә лаек булдылар. Безнең басу-кырларда үз һөнәрләренә тугры булган чын осталар хезмәт куя. Республика бәйгесендә җиңү – ул лаеклы җиңү!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев