Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Иң төзек ишегалды"на – бакчада эшләү кораллары

«Авыл таңнары» гәзитенең «Аксубаево» (aksubayevo.ru) сайтында Аксубай районы кешеләре арасында иң төзекләндерелгән ишегалдына бәйге узды.

Бәйгедә катнашу өчен 1 сентябрьгә кадәр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Авыл таңнары» район гәзитенең электрон адресына фотолар җибәрергә һәм фотоэшләнмәләргә кызыклы исем уйлап табарга кирәк иде. «Авыл таңнары»н укучылар һәм сайтка керүчеләр тавыш бирү барышын кызыксыну белән күзәтеп бардылар, ә бит бер мизгелдә, минималь баллар белән, ике автор лидерлыкны тотты.

Тавыш бирүләр тәмамланыр алдыннан җиңүче алга ыргылды. Автор Илназ Бәшировның «Безнең ишегалды» исеме астындагы җәйнең иң матур мизгелләрен тасвирлаган фотолары аңа җиңү китерде. Редакциягә тамашачылар тавышы призын алырга җиңүченең сеңлесе Эльвина килде.

Тамашачы тавышы призы – «Авыл таңнары» редакциясеннән бакчада эшләү кораллары Бәшировлар гаиләсенә шатлык китерер һәм алга таба да үзләренең ишегалларын төзекләндерүгә илһамландырыр. Җиңүчене котлыйбыз!

Акция срогы: 2019 елның 20 августыннан 15 сентябренә кадәр.                                                    

Реклама, 12+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев