Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү турында – беренче авыздан

    “Авыл таңнары” газетасы редакциясе Җиңүнең 77 еллыгына aksubayevo.ru сайтында “Җиңү турында – беренче авыздан” акциясен башлап җибәрә.

    Илдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, анда катнашучылар саны елдан-ел сирәгәя бара, әмма аларның батырлыгы беркайчан да онытылмас. Редакция мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары, шәхси архивлардан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында фотолар, видеороликлар, материаллар җыю турында игълан итә.

    Материаллар безнең aksubayevo.ru сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырылачак һәм өлешчә газетада бастырылачак. Шулай ук һәлак булган әтиләре, бабалары, карт әтиләре, туганнары җирләнгән урыннарга барган гаиләләрнең җавап бирүләрен үтенәбез. Материалларны webselnew@gmail.com электрон почтага җибәрүегезне яисә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча редакциягә алып килүегезне сорыйбыз.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: