Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

И туган тел, и матур тел

«Туган телнең бәллүр чишмәсе» шигырь укучыларның район иҗат бәйгесе матур һәм үзенчәлекле туган телгә багышланды.

Бәйге Халыкара туган тел көненә багышланды. Иҗади кичәдә 50дән артык шигырият сөюче – китапханәчеләр һәм актив китап укучылар катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре катнашучылар игътибарына ана теленең әһәмияте турында тематик китап-мәгълүмати күргәзмә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар чыгышына район китапханәчеләреннән торган мәртәбәле жюри бәя бирде Шигырь укулар дулкынландыргыч мохиттә үтте.

– Бәйге китапханә хезмәткәрләренең үз һөнәрләренә гашыйк, иҗади кешеләр булуын тагын бер кат раслады, – дип билгеләп үтте хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә Гатина. – Алар китап укучы өчен кирәкле әдәбиятны сайлап бирү генә түгел, шигърият белән мавыгырга, шигырьләрне артистларга хас осталык белән башкарырга ярдәм итәләр.

Римма Крайнова бәйгедә кунак буларак чыгыш ясады. Ул җыелучыларны үзенең шигырьләр җыентыгы белән таныштырды, иҗаты турында сөйләде. Барлык катнашучылар да үзләренең туган телләрендә (татар, рус һәм чуаш телендә) шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, әсәр авторлары турында сөйләделәр.

Бәйге җиңүчеләре һәм призерлары Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы исеменнән дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев