Иң сәләтлеләр арасында
“Без бергә“ халык иҗаты республика балалар сәнгате фестивале – ул сәләтле балаларны ачыклауның бер алымы.
Казанда узган “Без бергә“ республика балалар халык иҗаты фестиваленең финал гала-концертында Аксубайның яшь артистлары да катнашты. Наилә Крайнова җитәкчелегендәге “Аксубай егетләре“ баянчылар ансамбле һәм Венера Краснова җитәкчелегендәге “Денс тайм“ хореография ансамбле фестивальнең I дәрәҗә Дипломына лаек булдылар. Алар – иң-иңнәр – дипломантлар һәм лауреатлар, Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең концерт залында чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев