Аксубаево
  • Рус Тат
  • җиңү парады да, һәйкәл ачу тантанасы да...

    Яңа Ибрай авылында Җиңү көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

    Бәйрәм “ Үлемсез полк” йөрешеннән башланды.  Аннан соң, төрле гаскәрләрнең хәрби формаларын киеп патриотик җырлар астында, укучыларның парад йөреше булды.

    Тантаналы митинг авыл мулласының сугышта һәлак булганнар рухына дога укуыннан башланды. Яңа Ибрай авылыннан сугышка 600 дән артык кеше киткән, шуларның 288 е яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Бөек Җиңүнең 74 еллыгын  2 кеше - Шафик Заһиров һәм Ибраһим Шәйхетдинов каршы алды.  

    Бәйрәмгә авылның аксакаллары җыелды һәм югары даирә кунаклар килде. Яңа ибрайлылырны  Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Камил Гилманов,  “Татагролизинг” генераль директоры Азат Җиһаншин,  УК Агро-Инвест ҖЧҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов, ТР Гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе, полковник Рафаэль Мотыйгуллин, ТР Атказанган энергетигы Сәгыйть Вәлиуллин тәбрик иттеләр.

    Авыл халкы сугыш чорындагы авыр елларны искә алды һәм  Бөек Ватан сугышында башларын салган  бабайлар, әтиләр истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок салды.

    Җиңүнең 74 еллыгы авыл өчен истәлекле булды. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, халык мәгарифе отличнигы, авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, колхоз рәисе Ирек Батыршин бюстын ачу тантанасы булды.

    Тарихи белешмә

    Ирек Гариф улы 1926 нчы елның 13 нче июнендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, ә урта мәктәпне күрше Чирмешән районында тәмамлый. 1943 нче елның сентябрь аенда Совет Армиясе сафларына алына. Ул Икенче Белоруссия фронты  составында көрәшләрдә катнаша. 1944 елда авыр яралана, контузия ала һәм өенә кайта.

    Сугыш вакытында авыл мәктәбендә укыту эше белән шөгыльләнә. 1945 нче елда Казан педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач Әтнә районына билгеләнә һәм 3 ел дәвамында мәктәптә тарих укыта. 1958 нче елда әти-әнисе авыру сәбәпле ул хатыны белән туган Аксубай районына күчеп кайта.

    Аның тормыш иптәше - Рәхимә Гайнетдинова Яңа Ибрай мәктәбендә укыта, ә Ирек Гариф улы  партия райкомында инструктор итеп билгеләнә. 1960 нчы елда аны яңадан туган мәктәбенә химия һәм биология укытучысы итеп кайтаралар.  Мәктәптә ике ел эшләгәннән соң Ирек Гариф улын Мулланур Вахитов исемендәге колхозга партия оешмасы секретаре итеп билгелиләр. Ул берничә ай  дәвамында  Кәкре Күл мәктәбен дә җитәкләгән әле.

    –    Ирек Батыршин көчле характерлы, үз авылы,  авылдашлары өчен янып торучы  кеше иде, - дип искә алды авыл картларының берсе, педагогика ветераны , туган якны өйрәнүче Шәүкәт Кәбиров.

    Нәкъ менә шуңа күрә 1964 елның апрелендә аны ТАССР партиясенең өлкә комитетына чакыралар һәм Аксубай районындагы артта калган «Үсәр» колхозын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Кыска гына вакыт эчендә әлеге  колхоз алдынгылар рәтенә чыга. Авылдашлары сөйләвенчә, Яңа Ибрай авылында тормыш кайный башлый. Монда шулай ук механизаторлар, соңрак төзүчеләр курслары да оештырыла.

    Заманында артта калган колхозда сезонына миллион данәгә кадәр кирпеч җитештерүче  кирпеч заводы төзиләр. Ирек Батыршинның оста идарә итүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алга китеш сизелә, күрше хуҗалыкларда бөртеклеләр уңышы берничә тапкырга ким булганда “Үсәр” колхозы гектарыннан 25 центнерга кадәр уңыш җыеп ала башлый. Ирек Гариф улының оста идарә итүе аркасында “Үсәр” колхозы бурычлардан да котыла, район күләмендә лидерлар рәтенә керә һәм республикада да иң яхшылар рәтендә була.

    – Ирек Гариф улы җирдә яхшы эз калдырды, ул идарә иткән чорда  200 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде, авыл халкының хыялы булган – 1200 урынга исәпләнгән мәктәп,  мәдәният йорты, ике катлы сәүдә йорты, фураж тегермәне, ак онны тарту өчен вальцовка төзелде. Ул халык файдасына хезмәт иткән кеше иде. Ул энтузиаст һәм идеяле рухландыручы булды. Ирек Гариф улы зур хөрмәткә лаек шәхес.

    Колхоз базасында берничә мәртәбә тәҗрибә алмашу буенча республика дәрәҗәсендәге семинарлар үткәрелгән. Ә колхозчылар үзләренә яңа кирпеч йортлар төзегәннәр. Әмма партия райкомының яңа җитәкчелеге тарафыннан аңлашылмаучанлык аркасында, 1975 елның февралендә Ирек Батыршин гомуми җыелышта үз вәкаләтләрен куя һәм мәктәпкә балаларга белем бирүгә күчә. Тик 1978 елда Партия обкомы аңа җитәкчеләр сафына әйләнеп кайтырга һәм Югары Ослан районының «Октябрь нуры» совхозын җитәкләргә тәкъдим итә.

    Ул идарә иткән әлеге хуҗалык  алдынгылар рәтенә чыга. Рәискә - Ирек Гариф улына  “РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бирелә. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, пенсиягә кадәр эшли алмый – 58 яшендә лаеклы ялга китә һәм кече ватанына әйләнеп кайта. Тик ял аның өчен шартлы рәвештә генә була. Ул  үз элемтәләрен тоташтырып авылга автокран, янгын сүндерү машинасы, яңа пилорам сатып алырга ярдәм итә. Авылларга газлаштыру вакытында  күрше колхозларның ике җитәкчесе ярдәм сорап, ике авылны газлаштыру буенча җаваплылыкны үз өстенә алуны сорый. 1991 елда авыл кырыенда  төзелгән ГРПда факел яна башлый.

    – 1996 елда  Ирек Гариф улы ярдәме белән Яңа Ибрай авылының барлык йортларына да газ килде,- дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров.

    Ул вакытта аңа 70 яшь була, ләкин ул иҗтимагый эштән дә, мәктәп тормышыннан да читтә калмый, авылдашлары аңа төрле инстанцияләрдә үтенеч ясарга ярдәм итү өчен киңәш сорап мөрәҗәгать итә.

    Авылда аңа мөрәҗәгать итмәгән һәм ул ярдәм итмәгән кеше юктыр, мөгаен. Авылдашлар бюст ачылыр алдыннан чыгыш ясаган якташларын тын калып тыңладылар, ә аксакаллар бу сүзләрне раслап утырдылар. Ирек Гариф улының оныгы «Татагролизинг» генераль директоры Азат Җиһаншин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан бабасының фронттагы һәм хезмәттәге казанышларын мәңгеләштерергә карар иткән. Яңа Ибрай халкы аның йөзенең  һәм  характерының бабасына охшавын билгеләп үтә.

    – Авылдашларга, якташларга, бабам турында онытмаулары өчен рәхмәт, – дип рәхмәт белдерде Азат Җиһаншин.

    Бюстны ачкач, ул озак вакытлар  карап торды һәм һәйкәл түренә чәчәкләр салды.

    – Азат Илдус улы сез  Ирек Гариф улы алдында үз бурычыгызны үтәдегез, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Сез бабагызның чын, лаеклы оныгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: