Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң мөһиме – иминлек

Район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары үтә.

Аларның төп темасы – балалар иминлеге. Районның иң зур белем бирү учреждениесе – 3 нче Аксубай мәктәбе укучылары ата-аналарын район Мәдәният йорты залына җыйдылар. Тиешле тармак белгечләрен чакырдылар.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов прививкаларның файдасы турында сөйләде. Ул прививкалар ярдәмендә дифтерия, столбняк авыруларын ничек җиңә алу хакында бәян итте.

– Берничә ел дәвамында безнең районда белем бирү учреждениеләренең грипптан карантинга ябылганы юк, – диде табиб. – Бу да шулай ук вакцинация нәтиҗәсе.

Рөстәм Шәрәфетдинов шулай ук  грипптан 1 мең данә вакцина кайтуы хакында хәбәр итте.

Йогышлы авыруларны вакцинацияләү темасын Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов та хуплады.
Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау турында сөйләде.

Ул балаларның һәм үсмерләрнең Интернетта иминлеге һәм балигъ булмаганнарның җаваплылыгы мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

– Шуны әйтеп үтәргә кирәк, балигъ булмаганнар билгеле бер яшькә җиткәч шулай ук хокук бозуга бәйле гамәлләр өчен җаваплылык тоталар: җинаять җаваплылыгын – 14 яшьтән,  административ җаваплылыкны 16 яшьтән, – дип ассызыклады Лариса Георгиевна.

– Безнең районда кылынган хокук бозулар арасында төнлә өлкәннәр озатуыннан башка йөрү (кичке сәгать 22:00 дән иртәнге 6 га кадәр), вак урлау очраклары, машина йөртү хокукы булмаган килеш автомобиль руле артына утыру.

Балаларга тәрбия биреп, шулай ук канунсыз тәрбия бирү алымнары өчен ата-аналарның җаваплы булулары турында да онытмыйк. Тупас мөнәсәбәт, җәфалау, кыйнау гамәлләре өчен  җинаять җаваплылыгы каралган.

Административ кануннарны башкару буенча инспектор Илшат Сибгатуллин “Юл хәрәкәте иминлеге“ темасына чыгыш ясады. Ул  балаларга юл хәрәкәте  кагыйдәләре турында һәр көнне искә төшерергә кирәк дип ассызыклады.

– Статистикадан күренгәнчә, күп очракта юл-транспорт вакыйгаларында 6-10 яшьтәге балалар, нигездә җәяүлеләр зыян күрә, – ди Илшат Ришат улы. –  Агымдагы елда безнең районда 10 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыкты, анда өч кешенең гомере өзелде, ун кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

Юл-транспорт  вакыйгаларында ике бала зыян күрде, берсенең гомере өзелде. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен юлларда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында даими кабатлап торырга кирәк, җәяүле булсынмы, велосипедчымы – киемгә, сумкага уткайтаргыч элементлар ныгытырга.

Шулай ук өлкәннәрнең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре мөһим. Чөнки балалар  өлкәннәрдән, әти-әниләрдән үрнәк алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев