Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – балалар бәхете

    Мәгариф ветераны Нина Храмова бүген истәлекле юбилеен билгеләп үтә.

    Авылда Нина Егоровна турында яхшы күңелле, ару-талуны белми һәм тормыштан артта калмый торган кеше дип сөйлиләр.

     Аны бүген дә, хезмәт елларындагы кебек, китаплар һәм журналлар әйләндереп алган. Ул, кызыксындырган материалны теләгән вакытта табып, янә укып чыгу өчен, иң яраткан даими басмаларны, шул исәптән «Сельская новь» газетасын да төпләп җыеп бара. Бар да кул астында – күп еллар элек тупланган грамоталар белән папкалар, буклетлар, альбомнар – аларны кулга алып, мәктәптә узган көннәрне кабат искә төшерә.

    Нина Егоровна 30 ел Иске Ильдеряк мәктәбендә китапханәче булып эшләгән. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган, әмма, мәктәптә ике ел эшләү тәҗрибәсеннән соң, Алабугада үзе теләгән факультетка укырга керү насыйп булмый аңа, ул мәдәният-агарту училищесын сайлый һәм хореограф һөнәренә укып чыга. Сигез ел авыл мәдәният йортында эшли. Авылдашы – агроном, колхоз стипендиаты Александр Храмовка яратып кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч кызлары – Наталья, Надежда, Анжела дөньяга аваз салалар. Ире – баш агроном һәрчак колхоз эшләре белән мәшгуль була, аңа да гаиләсен, эшен һәм җәмәгать эшләрен бергә бәйләп алып бару җиңел булмый.

    Авыл мәдәният йортында 8 еллык стаж белән, һөнәрен алмаштыра – мәктәптә китапханәче булып эшли башлый. Бу вазифада 30 ел өзлексез хезмәт куя. Китапханәченең бурычы – бинада утыру һәм укучыларга китаплар бирү генә түгел, ә балаларны кызыклы әдәбият укуга җәлеп итү, аларның эчке дөньясын китаплар аша баетуны да үз эченә ала.

    Нина Егоровнаның бар да яхшы килеп чыга. Ул үз эшен иҗади якын килеп башкара: төрле чаралар, тематик кичәләр, укулар оештыра. Шуның белән бергә, балаларны биергә дә өйрәтә. Укучылар район бәйгеләрендә һәм смотрларында призерлар булалар.

    Кызлары урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлыйлар, спорт белән актив шөгыльләнәләр. Һәркайсына әтиләре кечкенәдән чаңгылар, велосипедлар сатып ала. Балалары яшьтән үк хезмәт сөючәнлек һәм максатка омтылучан булулары белән аерылып торалар. Һөнәрләрнең дә күңелләренә ошаганын сайлыйлар: Наталья – икътисадчы (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә), Надежда белән Анжела – укытучылар (Әлмәттә яшиләр һәм эшлиләр). Алар һөнәрдә үзләрен тапканнар, аларны коллективларда хөрмәт итәләр, гаиләләрендә дә бар да тәртиптә.

    – Минем өчен кызларымның бәхетеннән дә мөһимрәк нәрсә юк, – ди әни кеше. – Кызганычка каршы, әтиләре генә балаларның аякка басу мизгеленә кадәр яши алмады. Оныкларымның (алар аның алтау) уңышларына чын күңелдән сөенәм. Балалар кайталар, хуҗалык эшләрендә булышалар, мине кайгырталар.

    Хезмәт ветераны көндәлек тормышта да кызыклы шөгыльләр таба. Ул да, күпчелек авылдашлары кебек, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, укырга ярата. Балалары һәм оныклары белән очрашуларны шатланып көтеп ала, аларны тәмле ризыклар пешереп сыйлый.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: