Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң куркыныч сезон - велосипедлар һәм мотоцикллар сезоны

    ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, иң куркыныч транспорт төрләре булып ике тәгәрмәчле транспорт санала.

    Язын балалар һәм яшүсмерләр велосипедларда һәм скутерларда урамнарга чыга. Еш кына юл-трансорт һәләкәтләренең сәбәбе булып 14 яшькә җитмәгән балаларның машиналар хәрәкәт итә торган юлларга чыгуы, светофор сигналларының таләпләрен һәм юл билгеләре таләпләрен санга сукмау тора,- дип аңлатма бирде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Нияз Гималетдинов.

    Шулай ук пассив саклану  чараларына - велосипед шлемына, тезләрне,терсәкләрне саклаучы предметларны куллануга да игътибар итәргә кирәк. 14 яшьтән кечерәк балалар беркайчанда машиналавр йөри торган юлларга чыгарга тиеш түгел. Кагыйдә буларак, яз көне скутерлар (мопедлар) белән идарә итүче балаларның травма алу очраклары актуаль булып кала бирә. Ата-аналар  баласының гомерен куркыныч астына кую турында уйлап та тормыйча, балаларга әлеге транспортны сатып ала.

    2017 елда районда ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итүче 16 яшьлек яшүсмер һәлак булган. Гадәттән тыш хәл Чистай-Аксубай-Нурлат юлында булды. Яшүсмер «Винг « мотоциклында  юл коймасына бәрелеп юлга егыла һәм башы белән асфальтка бәрелгән. Вакыйга урынына килгән “Ашыгыч ярдәм” машинасы зыян күрүчене хастаханәгә алып килә, ләкин алган җәрәхәтләр гомерне саклап калырлык булмый.

    Яшүсмер Аксубай хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә вафат була.Гамәлдәге законнар нигезендә мопед (скутер) белән идарә итү бары тик «М»категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә. Әгәр машина йөртүчегә 16 яшь булмаса, аның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартыла. Скутер белән идарә итүче затка 16 яшь тулса да, аның «М» категорияле машина йөртү таныклыгы юк икән, машина йөртүченең транспорт чарасы махсус урынга куела һәм  5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф салына.

    Фото

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: