Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү көненә түләүләр

    Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.

     Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 10000 сум күләмендә акча каралган. Ул агымдагы елның май аенда 1941-1945 ел вакыйгаларында катнашкан  Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында әлеге категориягә 1500гә якын кеше керә

    . Әлеге түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза язмыйча башкарыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: