Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җиңү көненә 18 көн калды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәргә 18 көн калды.

Районның башкарма комитеты әлеге чарага әзерлек һәм бәйрәм итү буенча чаралар планын раслады. Әлбәттә, иң беренче чиратта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга зур игътибар күрсәтергә, алар өчен иң кадерле мизгелләр булырлык бәйрәм оештырырга кирәк. 

Әзерлек чаралары вакытында биналарны Җиңү символы булган баннерлар белән бизәргә, “Георгий тасмасы» акциясен үткәрергә һәм Парад репетицияләрен оештырырга (быел аларны 25 апрельдә башларга планлаштыралар).

Традиция буенча, Мәңгелек ут янында мактаулы каравыл куелган. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары менә инде өченче ел Мәңгелек ут янында  Җиңү көненә бер ай кала Хәтер вахтасын алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев