Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү көне җиңел бирелмәде

    Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 1945 елның Җиңү көне турында истәлекләре.

     Җиде ел элек кенә ветераннар сафы күпкә тигез иде әле...

    75 ел элек 1945 елның Җиңү мае залплары яңгырады. Җиңүнең юбилей даталарының берсенә аксубайлыларның сугыш тәмамланган көннең бәхетле мизгелләре турында истәлекләре туплап бирелгән иде. Хәзер инде аларның күбесе мәрхүм.

    Алар хәтеренә хөрмәт күрсәтеп, без бу хатирәләрне кабаттан бастырабыз.

    Андреев Филипп Андреевич:

    Җиңү көнен безнең часть Найрода шәһәрендә каршы алды. 1945 елның 8 маенда инде билгеле булганча, сугыш тәмамланды һәм өлкәннәр дә, балалар да бу көнне гармуннар, баяннар белән шатланып каршы алдылар. Кайберәүләр шатлыктан елады, демобилизация көнен түземсезлек белән көтте, чөнки күбесе гаиләле, балалары бар иде.

    Гатауллин Сабир Таһир улы:

    Җиңү көнен Мурманск шәһәреннән 150 чакрымда урнашкан Петсама портында каршыладык. 9 май көне иртәсендә Җиңү турында радиодан ишеттек, землянкадан барлык солдатлар һәм офицерлар кораллар белән урамнарга йөгереп чыктылар һәм салютлар бирделәр.

    Николай Борисович Гусев:

    Сугышны Көнчыгыш Пруссиядә тәмамладым. Барысы да шатланды, кочаклаштык, биештек, җырлаштык. Аннары тоткыннарны кабул итәргә киттек, аларны коралсызландырдык һәм тылга җибәрдек.

    Дмитриев Василий Фёдорович:

    1945 елның 9 май төне тынычланып калды, атышлар бетте, ә иртә белән сугышның тәмамлануы турында хәбәр иттеләр. Озак көткән Җиңү көне җитте.

    Дмитриев Пётр Петрович:

    Өйгә икенче төркем инвалид булып кайттым. 1944 елның 30 ноябрендә район финанс бүлегенә эшкә урнаштым. Җиңү көнендә митинг булды, бөтен авыл тантана итте, музыка яңгырап торды.

    Евграфова Мария Михайловна:

    1945 елның апреленнән безнең часть Чехословакиянең Модро шәһәрендә булды, Германияне Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне шунда ишеттем.

    Ежкова Анна Петровна:

    Сугыш елларында безнең әниебез генә исән калды. Өлкән абый 1942 елда, киявебез 1943 елда һәлак булдылар, апа өч кечкенә бала белән калды. Энемне ФЗОга алдылар, хәрби заводта эшләде. Әтигә 51 яшь иде, аны хезмәт армиясенә алдылар, аның сәламәтлеге начар иде, шунда үлеп калды. 1945 елның 9 мае, әлбәттә, шатлыклы һәм тантаналы көн, шул ук вакытта кайгылы да, чөнки сугышта күпме кешенең гомере өзелде, күпмесе яу кырында башларын салды, әгәр дә бу батырлар булмаса, без җиңү яулый алмас идек. Һәлак булган сугышчыларга һәм командирларга мәңгелек дан, исән калганнарга ныклы сәламәтлек.

    Козлова Евгения Петровна:

    Җиңү көне алдыннан (Берлинны алганда) Тапкало шәһәрендә идек, төнге сәгать 12 дә совет гаскәрләренең Берлинны яулаулары турында белдек. «Җиңү!!!»- күз яшьләре, салютлар, иптәшләр, туганнар белән очрашулар.

    Крайнов Марк Васильевич:

    Сугыш минем өчен 1945 елның 9 маенда Берлинда тәмамланды. Ике ел ярым дәвамында меңләгән километр сугышчан юл үтеп, дошманга каршы бергә көрәшкән иптәшләрем белән ул башланган җиргә җиңүче буларак килеп җитүем, минем өчен зур горурлык булды.

    Кульков Николай Егорович:

    Җиңү көнен Эстония ССРның Таллин шәһәрендә каршыладым. Бу бик бәхетле көн булды, минем өчен икеләтә сөенечле иде, чөнки бу көн минем туган көнем дә әле.

    Макаров Пётр Петрович:

    Сугышны Чехословакиядә тәмамладым. 1945 елның 9 маенда Кызыл Армиянең фашистлар Германиясен Җиңүе турындагы шатлыклы хәбәрне Чехословакиянең Маравски-Острова шәһәрендә ишеттем. Җиңү көненнән соң безне Чехословакиядән, җимерелгән шәһәрне торгызу өчен, Севастопольга күчерделәр.

    Мастриков Владимир Васильевич

    Сугыш минем өчен 1945 елның 9 маенда иртәнге сәгать 2 дә Берлин янындагы Хальбау шәһәрендә тәмамланды. Җиңү көне хөрмәтенә барлык төр кораллардан салют бирелде. Пулеметтан салют биреп, кулымны пешергәнмен хәтта.

    Бөек Ватан сугышында катнашучылар Владимир Васильевич Мастриков һәм Николай Иванович Жарков.

    Мурзина Анна Михайловна:

    9 май төнендә часть командиры безне Җиңү белән котлады. Безнең сугышчылар, халыкка Җиңү турында хәбәр итү өчен, авылга йөгерделәр, шатлыклы авазлар таңга кадәр тынмады.

    Никитин Сергей Фёдорович:

    1945 елның 8 маенда без төнлә алгы сызыкка хәрәкәт иттек, һәм безгә, немецларның капитуляцияләнүе турында хәбәр иттеләр, бу вакытта кемнең кайдан атуы аңлашылмый иде, күбесе салют бирде. Ә 9 май иртәсендә микрофоннан Җиңү турында әйттеләр. Безнең бүлеккә немец коралдан атып яткан бер өйне яндырырга дигән боерык бирелде. Бурыч үтәлде. Моның өчен миңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырылды.

    Соловьева Надежда Андреевна

    Телеграфта сугышчан дежурлык алып бардым, тик элемтәне бер җирле бүлекчә тотты. Көн саен барысы да кодлаштырыла иде (телефонистлар да, телеграфистлар да), мин 1945 елның 8 маенда «Волга» идем һәм кичке сәгать 9да җирле бүлекчәдән замполит шалтыратып, «Волга», Җиңү көне турында боерык алдыңмы, юкмы, дип сорады? Без әле алмаган идек. 1945 елның 9 май төнендә сәгать 3 тә Мәскәүдән һәм безнең полктан чакырулар яңгырады. Полк тулы әзерлектә иде. Бу көнне без озак көттек. Мин үзем дә бу көнгә тыныч кына карый алмадым. Без җырладык, биедек, «Ура!!!» кычкырдык, үз бәхетемне һәм илебез халыкларының шатлыгын мин бу кәгазь битендә генә тасвирлап бирә алмыйм. 1945 елның 9 маенда иртәнге сәгать 8дә бөтен полк тантана итте.

    Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Андреевна Соловьева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: