Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң көчлеләр һәм җитезләр өчен йолдызлы сәгать

    Пенсионерларның 10 нчы республика спартакиадасы кысаларында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган алтын яшь вәкилләренең район спартакиадасы узды.

    «Юность» спорт залында районның иң актив, иң позитив физкультурачылары җыелды. Аларның күбесе – спорт секцияләрендә, спортның төрле төрләре буенча ярышларда даими катнашучылар. Ярышларда катнашучыларга актив пенсионерлар клубы җитәкчесе Лидия Горбунова мөрәҗәгать итте.

    –Сәламәтлек үзебездән тора. Үзеңне яхшы хис итү өчен, ялкауланырга түгел, ә үз өстеңдә эшләргә кирәк, – дип белдерде ул.

    Актив пенсионерларны спорт бәйрәме белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин котлады.

    – Сезнең актив тормыш позициясе – яшь буын өчен яхшы үрнәк, – дип ассызыклады ул.

    Җыелучыларны Россия Пенсия фондының Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев сәламләде. Ул район спартакиадасында иң уңышлы чыгыш ясаучы катнашучыларның республика ярышларында район данын яклаячагын билгеләп үтте.

    Ярышларны спорт йөреше ачты. Бер төркем ир-атлар йөгереш юлы буенча хәрәкәт иттеләр. Тамашачыларның һәм судьяларның күзәтүе астында катнашучылар дистанцияне тырышып уздылар. Валерий Сулбаев җиңүгә берәүгә дә шанс бирмәде. Финишка икенче булып Александр Евграфов, өченче булып Георгий Горбунов килде. Хатын-кызлар арасында ярышларда урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Маргарита Золина, II урында – Лидия Горбунова, III урында – Валентина Наумова.

    Шахмат буенча көч сынашуларда Геннадий Горбатов иң күп очко туплады. Бу көнне өстәл теннисы осталары үзләренең йолдызлы сәгатьләрен сынадылар. Алар арасында: Фәнис Низаев, Александр Перепелкин, Александр Евграфов. Хатын-кызлар матчларында: Галина Макаренкова, Маргарита Золина һәм Зоя Кондрашева. Алар барысы да призлы урыннар алдылар.

    Дартс спорты – җитез һәм оста кешеләр өчен. Әлеге спорт төрендә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган Георгий Горбунов, Фәнис Низаев, Александр Перепелкин, шулай ук Анна Батманова, Валентина Давыдова һәм Маргарита Золина нәкъ шундый сыйфатларны күрсәттеләр дә.

    Спорт-күңел ачу эстафетасы спартакиадада катнашучыларга бик күп уңай тәэсирләр алып килде. Күп гасырлык музей экспонатлары: тубаллар, кәлүшләр, чабаталар, чигелгән сөлгеләр эстафетаны уздыру өчен җиһазлар булып хезмәт итте. Алар ярдәме белән алтын яшьтәге гүзәл затлар үзләренең җитезлекләрен һәм төгәллекләрен күрсәттеләр. Уен элементлары барысын да кызыксындырды. Нәтиҗәдә, «Яшьлек» командасы «Аксубай бистәсе» җыелма командасын җиңде.

    Спартакиада кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар ГТО комплексы нормативларын (зачеттан тыш) үтәделәр.

    Призерларны бүләкләү тантаналы шартларда үтте. Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар да яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

     

    Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: