Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү өчен белергә кирәк

    Тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирас Югары мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Тарихи хәтер мохитендә Россия һәм төрки-татар дөньясы» олимпиадасының турыдан-туры этабы узды.

    Чараны Бөтендөнья татар конгрессы булышлыгы белән Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм «Сәләт» яшьләр үзәге оештырды.

    Олимпиадада Казан, республика районнары, шулай ук Россиянең кайбер төбәкләреннән укучылар катнашты. Алар арасында 3 нче Аксубай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Адилә Канәфина да бар. Ул барлык катнашучылар арасында 3 урынны яулады. Адилә сөйләвенчә, олимпиадага юлламаны «Сәләт» клубы әгъзасы булып “эшләп” алып булган. Клуб ярдәме белән «миллионлаган идеяне» тормышка ашырырга һәм «белем хәзинәсе» тупларга мөмкин, дип саный ул.

    Кызның олимпиадада җиңүе – мәктәп укытучыларының турыдан-туры казанышы. Аерым алганда, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярованың һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Моратшинаның.

    – Мондый олимпиадада катнашу минем өчен кызыклы булды. Мине күп нәрсәләргә өйрәткәннәре, минем үсешемә үз өлешләрен керткәннәре өченукытучыларга рәхмәт, – ди Адилә.

    Чарада шулай ук 3 нче мәктәптән тагын бер укучы – Әнисә Вафина да катнашты. Тупланган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлегенә керү өчен аңа бераз гына җитмәде. Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү шул ук көнне булды.

    Жюри биремнәрне тикшергән һәм баллар исәпләгән арада, олимпиадада катнашучылар өчен КФУның этнография музеена экскурсия оештырылды. Шулай ук балаларны Халыкара мөнәсәбәтләр институтында гамәлгә ашырыла торган әзерлек юнәлешләре, халыкара стажировка программалары белән таныштырдылар.

    Киләчәктә Адилә тарих һәм җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырырга ниятли. Ә республика олимпиадасында җиңү аңа КФУга кергәндә өстәмә баллар алу хокукы бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: