Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гыйнвар рекорд куя: Аксубай районында коронавирус йоктыручылар саны 15кә җиткән

Узган атнада районда коронавирус белән авыруның өч яңа очрагы расланды.

Бүгенге көндә гыйнвар башыннан бирле COVID-19 белән авыруның 15 очрагы теркәлгән. Бу сан июнь рекордын узып китте, ул вакытта 13 авыру очрагы теркәлгән иде. 3 авыру – стационар дәвалауда, 9ы өйдә күзәтү астында. Бер авыру очрагы – читтән кертелгән, калганнары – контактлы.

Авыру йоктыруның икенче дулкыны, беренчесенә караганда күпкә мәкерлерәк булып чыкты. Бу хакта Роспотребнадзор белгечләре дә, табиблар да сөйли.

–Авыру йоктыруның соңгы өч очрагы госпитализацияләнергә тиешле пациентларда ачыкланган. Өстәвенә, өч очрак та билгеләрсез уза. Әгәр дә алар ачыкланмаган булса – авыручылар алга таба туганнарын, хезмәттәшләрен зарарлый алыр иде, – дип шәрехләде Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов.

Роспотребнадзор предприятиеләрне, оешмаларны, сәүдә нокталарын һәм белем бирү учреждениеләрен тикшерүне көчәйтте. Санитар-эпидемиология чараларын үтәүне тикшерү нәтиҗәләре буенча, Роспотребнадзор өч сәүдә ноктасына административ кагыйдә бозулар турында беркетмәләр төзегән һәм судка җибәргән.

– Җитәкчеләр мәсьәләнең бөтен җитдилеген аңлап бетерми, аерым затларга ковидка каршы чараларны үтәмәүгә юл куеп, сез бөтен коллективны куркыныч астына куясыз, – дип искәртте район башлыгы Камил Гилманов.

Андрей Тимирясов аңлатканча, штрафлар – кечкенә түгел, вазыйфаи затларга – 50 мең сумнан 100 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев