Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гыйнвар каникуллары Аксубай районында гадәттән тыш хәлләрсез узды

    Гыйнварның беренче атнасында Аксубай полиция бүлегенә 32 хәбәр кергән.

    МЮД авылында яшәүче 31 яшьлек хатын-кызны кыйнау факты буенча бер җинаять эше кузгатылган. Бер түбә астында яшәүче ире аның сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян салган.

    Дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән берсе – үлем белән тәмамланган, бер кеше – яраланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 57 очрагы ачыкланган, әмма кагыйдә бозучылар арасында исерек килеш руль артына утыручылар булмаган.

    Аксубайда яшәүче 55 яшьлек хатын-кызның законсыз рәвештә спиртлы сыекча сату факты ачыкланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: