Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гыйбадәтханәне торгызырга ярдәм итик

Редакциягә Казан Изге Ана Дмитриевский чиркәвен торгызу уңаеннан мөрәҗәгать килде.

1988 елда ук халык депутатлары район Советы башкарма комитеты тарафыннан 1989 елның 24 мартында әлеге гыйбадәтханәне реставрацияләү турында Карар кабул ителә.

Әлеге чиркәү өлешчә торгызылган: түбәсен тәрәзәләрен, идәннәрен, мичләрен ясаганнар. Халык чиркәү кирәк-яракларын бирде. Хәзерге вакытта анда гыйбадәтләр уза. Әлеге уникаль чиркәү 1888 елда төзелгән, бөтен илдәге кебек, 1930 елда ябылган, әмма ул безнең көннәргә кадәр сакланды.

Бу уникаль бина Мәдәният министрлыгында мәдәни мирасның архитектура һәйкәле буларак исәптә тора. Мондый объектларны, тарихның телсез шаһитлары дип йөртәләр, без аларны бәяләргә һәм сакларга тиеш. Бу җитәкчеләрдән алып, районның һәр кешесе өчен мөһим, чөнки мәдәният ватанпәрвәрлек, намус, фидакарьлек кебек төшенчәләрне үз эченә ала. Рухи кыйммәтләргә дәүләт тә зур игътибар бирә.

Россия халыкларының тарих битләренә күз салып, без Россия халкының ярдәмчел, игелекле булуын күрәбез. 1988-1989 елларда әлеге чиркәүне төзекләндерүдә районның бик күп кешесе катнашты. Район хакимиятенең элеккеге башлыгы Марс Халитов зур ярдәм күрсәтте.

Озак еллар дәвамында гыйбадәт йортында чукындырдылар, тормыш юлын башлаган парлыларга хәер-фатиха бирделәр, мәрхүмнәрне дога укып соңгы юлга озаттылар. Чиркәү зур куполлар белән. Әлеге чиркәүгә йөрүчеләр бәяләп бетергесез рухи һәм әхлаки илһам алдылар.

Гыйбадәтләрне Аксубай чиркәвеннән руханилар уздыра. Халыкны чиркәүгә гыйбадәт кылырга, XIX гасырның борынгы һәйкәле булган бина белән танышырга, аның белән хозурланырга чакырабыз. Техника булмаган чорда төзелгән чиркәү Россия халкының куәте һәм бердәмлеге хакында сөйли.

Районның Мактаулы гражданины Евгений Копанев инициативасы белән район ветераннар советы барча кешене дә чиркәүне яңартуда катнашырга чакыра. Нинди диндә булсак та, Ходай безнең барыбызга да ярдәм итсен.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Сезнең җимерелеп барган тарихи һәйкәлне саклап калуга үзегездән өлеш кертеп, Аксубай чиркәве счетына «Аксубай районы, Рус Кармәте авылы, Дмитриевский чиркәвенә» тамгасы белән ярдәм итүегезне сорыйбыз, яисә Аксубай чиркәвенең чиркәү лавкасына тапшырырга (чиркәүгә акча тапшырганда, хәйрия ярдәмен алу турында квитанция биреләчәк).

Матди ярдәмне җирле православие дини оешмасы, Феодосий Тотемский чиркәве счетына күчерергә мөмкин: р/счет 40703810602120003912, ОАО «Ак Барс» Банк г. Казань, к/счет 30101810000000000805, ИНН 1603002578/160301001, БИК 049205805.

 

Фото: архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев