Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ГТО нормативларын ата-аналар белән бергә тапшыр

Татарстанда “ГТОны бөтен гаилә белән” акциясе старт алды.

Республика акциясе 26 июльдән 9 августка кадәр узачак. Анда ата-аналар балалар белән бергә катнаша ала.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексыннан ике күнегүне ата-аналарның балалар бергә башкарылуын видеога яздырырга кирәк: яткан килеш терәктә кулларны бөкләү һәм турайту (5 тапкыр), яткан килеш гәүдәне күтәрү (10 тапкыр), видеоның вакыты бер минуттан артмаска тиеш. Видеотасмада ГТО атрибуты булырга тиеш (язу, рәсем, логотип һ.б.).

Әзер видеороликны Instagramда шәхси битендә, ГТО комплексында катнашучының (бер ата-ананың) 11 уникаль идентификацион номерын күрсәтеп, #ГТОвсейсемьей2021 и #гто2021Аксубаево хештегы белән урнаштырырга кирәк. Катнашучылар ТРда «ГТО» ВФСК төбәк операторы @gto_tatarstan аккаунтына язылырга һәм конкурс посты астында “Участвуем!” дигән шәрехнамә калдырырга тиеш.

Җиңүчеләр махсус сервис буенча ачыкланачак. Аларны ГТО символикасы төшерелгән бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев