Аксубаево
  • Рус Тат
  • ГТО хәрәкәте үсә

    Аксубай районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Һәм бу балаларга физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнү, яхшы күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

    Аксубай районының белем бирү учреждениеләрендә укучыларга ГТО билгеләрен тапшыру тантанасы булды.

    – Без сезгә алтын, көмеш һәм бронза значокларны зур горурлык белән тапшырабыз. Сез яхшы күрсәткечләргә ирештегез һәм бу тантана – моның дәлиле, – дип балаларга мөрәҗәгать итте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин. – Сезне физик яктын нык һәм сәламәт итеп күрү күңелле. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмәссез дип ышанам. Сезгә яңа уңышлар, казанышлар телим.

    ГТО билгеләре белән район мәктәпләренең 129 укучысы бүләкләнде, шуның 11 е – алтын, 61 е – көмеш һәм 57 се – бронза значок белән.

    ГТО комплексында аерылып тору билгесе – ул үзеңнең эчке халәтеңне генә камилләштерү түгел, аңа ия булучыларга өстенлекләр дә бирә. Мәсәлән, югары уку йортларына кергәндә алар шәхси казанышлар буларак исәпкә алына. ГТО билгеләренә ия булган студентлар югары дәүләт стипендиясен алуга исәп тота ала.

    Ә ГТО нормасын тапшырган мәктәп укучыларына БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар исәпләнергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: