Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ГТО алтын билгесе тапшырылды

«ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча чаралар «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Хәзерге вакытта районда онытылган традицияләрне торгызу буенча актив эш алып барыла. Шундыйларның берсе – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы. Спорт хәрәкәте сафларына район халкы, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары керә. ГТО традицион фестивальләрендә һәм уеннарында күбрәк кеше катнаша бара.

Комплекс яшь баскычлары чикләрендә норматив төрләренең тиешле сынауларын үтәүдән гыйбарәт. Тестларны уңышлы үткәндә ГТОның аерымлык билгесе рәсмиләштерелә. Алар нибары өчәү – алтын, көмеш һәм бронза.

Аерымлык билгеләре билгеле бер өстенлекләр бирә. Мисалга, абитуриентлар өчен – БДИга өстәмә баллар, студентлар югары стипендиягә дәгъва итә ала, ә эшләүчеләр отпускка өстәмә көннәр яисә хезмәт хакына өстәмә ала ала.

Безнең районда 2021 елның икенче кварталы йомгаклары буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының алтын аерымлык билгесе белән ТР Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Аксубай районы территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Волков һәм Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе физкультура укытучысы, спорт мәктәбе тренеры Сәяр Кәлимуллин бүләкләнде. Бүләкләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин тапшырды.

Алар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар һәм спорт белән актив шөгыльләнәләр. Ел саен Татарстан кроссында һәм Россия чаңгы юлы стартларында катнашалар. Сәяр Кәлимуллинның укучылары ГТО фестивальләрендә катнашалар. Үз укучылары өчен ул өлге булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев