Аксубаево
  • Рус Тат
  • Грипптан прививка кирәкме?

    Хәзерге вакытта үлемгә китергән йогышлы авырулар арасында грипп икенче урында тора (пневмокок инфекциясеннән соң).

    Бүген грипп белән көрәштә һәркемгә танылган һәм иң нәтиҗәле чараларның берсе – вакцина салу.

    – Аксубай районында халыкның 45 процентына грипптан прививка ясау планлаштырылган, – дип сөйли Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. – Бу 12647 кеше.

    Беренче чиратта “куркыныч төркеме“нә керүчеләргә – укучыларга, мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балаларга, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәнрәк булган затларга, хроник авырулар белән авыручыларга һәм башкаларга иммунизация салу каралган.

    – Үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртучы һәр кеше алдында: “Грипптан прививка ясарга кирәкме?“ – дигән сорау килеп туа. 

    – Грипп вируслары үзгәрүгә сәләте булган авыру тудыручылар исемлегенә керә. Шуңа күрә безнең иммун системасы, үзгәргән грипп вирусы белән очрашуга, аны яңа, моңа кадәр билгеле булмаган вирус итеп кабул итә.

    Һәм иммун системасы грипп вирусы белән көрәшү өчен саклагыч антитәнчекләрен җитештерүне “җайга салган“ вакытта, кеше чирләп тә китә. Сезонлы чирнең  һәр елны артуы нәкъ менә грипп вирусының үзгәрүчән булуына бәйле.

    Вакцина салудан яки авырып алганнан соң организмда саклагыч антитәнчекләре формалаша, әмма алар ярты елдан артыграк кына саклана, ә аннан соң җимерелә. Икенче елга грипп вирусының яңа төре килгәч, иммун системасы өчен бу кабат “көтелмәгән очрашу“ була һәм без янәдән авырыйбыз. Иммун системасын бу “очрашуга“ әзерләүнең нәтиҗәле ысулы – прививка.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) киңәшләренә караганда, киләсе 2018/2019 эпидсезонга вакциналарның штамм составы буенча гриппка каршы вакцина составына түбәндәге штаммнар кертелгән: А/А/Мичиган/45/2015(Н1N1) pdm09; А/Сингапур/INFIMH/19-0019-2016(Н3N2); В/Колорадо/06/2017.

    – Гриппка каршы прививка ясатканнан соң авырудан саклау вакыты кайчан башлана?

    – Вакцина салганнан соң 14-21 көннән соң иммунитет үсеш ала, ул 6-12 ай дәвамында грипп авыруыннан саклый.

    – Прививка кадату авырудан 100 процент саклануны гарантиялиме?

    – 100 процент гарантияне бер генә дәвалау, бер генә профилактика препараты да бирә алмый. Вакцинациядән соң грипптан саклануның никадәр ышанычлы булуы күп факторларга, шул исәптән пациентның яшенә һәм сәламәтлеге торышына, шәхси үзенчәлекләренә һәм башкаларга бәйле.

    Әмма уртача  прививка кадаткан 100 кешедән 70-98е грипп белән авырмый. Әгәр прививка ясаткан кеше авырый икән (прививкалы 100 кешедән 2-30ы гына), авыру җиңел формада һәм кыенлыкларсыз үтә.

    – Грипптан вакцина салу реакция бирә аламы?

    – Теләсә нинди вакцина, шул исәптән гриппны профилактикалау өчен салынганы да реакция бирә ала. Вакцина кадаган урынның кызаруы яки температура күтәрелү – бу саклану формалашу башлануны дәлилләүче теләсә нинди вакцинага нигезле реакция.

    Бу күренешләр озакка бармый, дәвалау таләп итми һәм 2-3 көндә үзеннән-үзе югала, эшләү сәләтен бозмый һәм өстәмә дәвалау таләп итми.

    – Вакцина салуга бәйле нинди каршылыклар бар?

     – Кискен авыру яки хроник авыруның көчәюе вакытлыча киртә булып тора ала. Барысы да нормальләшкәннән соң (температура төшкәч яки терелгәч) яки хроник авыруның ремиссия стадиясенә күчүеннән соң, вакцинаны  салырга ярый.

    Гриппка каршы вакцинациягә даими каршылыклар бик сирәк билгеләнә, мисалга анафилактик шок рәвешендә аллергик реакция, крапивница, тавык йомыркасы агына Квинке шешенүләре булганда (чөнки вакцион вирусны үстерү нәкъ менә тавык эмбрионнарында тормышка ашырыла).
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: