Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уңышлы узды

Үткән атнада Татарстанда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарәләр һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнекмәләре узды.

Аксубай муниципаль районы гражданнар оборонасы җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов боерыгы белән безнең районда да өйрәнүләр  оештырылды.

Урыннар алдылар, штабны оештырдылар.

Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимаги материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган  конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.

Ә даими күнекмәләр,  өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.

Күнекмәләрнең беренче көнендә гражданнар оборонасы чараларын үтәү буенча өйрәнү сигналлары кабул ителде һәм  җирле үзидарә органнарына, районның гражданнар оборонасы хезмәтләре, штатта булмаган формированиеләр һәм гражданнар оборонасы буенча чараларны үтәүне тәэмин иткән оешма җитәкчеләренә хәбәр ителде.

Аксубай районы гражданнар оборонасы җитәкчесе Камил Гилманов җыелучыларга  хәлне аңлатты һәм күнекмәләр буенча бурычлар турында җиткерде. Мәгълүматлар туплауны, гражданнар оборонасы чараларын үтәүне, хәбәрләрне югары органнарга җиткерүне тәэмин иткән контрольләү төркеме эшенә анализ ясалды.

Шулай ук шартлы сугыш вакыты шартларында эшкә күчерүгә турыдан-туры әзерлек чорында гражданнар оборонасы буенча чараларны үтәү эшләнде.
– Безнең районда гражданнар оборонасы буенча даими эш алып барыла. Шуңа карамастан, гражданнар оборонасы өчен җаваплы кешеләргә таләпләр җитди.

Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлләр еш булып тора. Болар – очкычларның һәлакәткә очравы, терактлар, эре предприятиеләрдә һәм заводларда килеп чыккан аварияләр, –  дип билгеләп үтте Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе – гражданнар оборонасы буенча район җитәкчесе урынбасары Руслан Ибляминов.

Тормышны тәэмин итү хезмәтләре урын алды

Икенче көнне район Мәдәният йорты бинасы алдында санаулы минутлар эчендә “шәһәрчек“ пәйда булды.
Район гражданнар оборонасы җитәкчесе Камил Гилманов барлык хезмәтләрнең дә  гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта  оператив  һәм бердәм йогынты ясауларына шәхси әзерлекләрен тикшерде.

“Гигиена һәм эпидемиология үзәге“нең Аксубай филиалы һәм ветеринария лабораториясе радиация, химик һәм биологик күзәтчелек постларын җәелдереп җибәрделәр.

Биредә үк башка хезмәтләр – табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару һәм башка ашыгыч эшләрне башкарганда халыкны азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм штатта булмаган авария-коткару формированиеләренең шәхси составын тәэмин итү хезмәтләре рапорт бирделәр.

Күчмә азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү пунктлары районның халыкны һәм эвакуацияләнгән кешеләрне азык-төлек һәм беренче дәрәҗәдә кирәк булган әйберләр белән тәэмин итү әзерлеген күрсәттеләр. Моннан тыш, элемтәчеләрнең, энергетикларның, газ хезмәткәрләренең, медикларның, юлчыларның әзерлеген дә тикшерделәр.

– Тулаем алганда Аксубай районы имин дип санала – бездә ташу янаган зур  елгалар да, эре сәнәгать предприятиеләре дә юк. Шулай да без теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә һәм эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итәргә әзер булырга тиеш, – дип билгеләп үтте район гражданнар оборонасы җитәкчесе Камил Гилманов.

–  Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгына нигезләнеп, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта Аксубай муниципаль районы Түбән Кама шәһәреннән эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә, урнаштырырга, тормыш шартлары булдырырга тиеш.

Гомумән алганда – 70 меңнән артык кешене. Моннан тыш,  мәдәни кыйммәтләрне саклауга кабул итәргә бурычлы.

Эвакопунктның әзерлеген тикшерделәр

Аксубай районында  гадәттән тыш хәлләрдә тору урыны, туклану продуктлары һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә чакырылган 21 эвакуацион кабул итү пункты булдырылган. Шуларның берсе – Иске Тимошкино авыл җирлегендәге пунктның әзерлеге тикшерелде.

“Түбән Кама шәһәреннән эвакуацияләнгән халыкны“ эвакуацияләү комиссиясенең кабул итү рәисе Илшат Заһидуллинны, Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминовны, гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең җитәкче консультанты – “Түбән Кама автоколонна

җитәкчесе“ Тимур Абраровны һәм гадәттән тыш хәлләрдә коллегаларының йогынты ясау планына бәйле эшләре белән танышырга теләк белдергән авыл җирлеге башлыкларын чын дәрәҗәдә Түбән Кама шәһәреннән эвакуацияләнгән кешеләрне каршы алган кебек кабул иттеләр.

Урында ук эшче төркемнәрнең әзерлеген эштә сынап карадылар –  очрашу, кабул итү, вакытлыча урнаштыру, эвакуацияләнгән халыкны өйрәтү, озату чараларына бәйле эшләрне.

Эвакуацияләнгән пунктның кабул итү-урнаштыру схемасы да шулай ук мөһим иде – чөнки “эвакуацияләнгән кешеләр“ ана һәм бала бүлмәсенең, медпунктның, ашханәнең кайда урнашуын белергә тиеш.

Күнекмәләр тәмамлангач, эвакопункт урнашкан урында Аксубай муниципаль районы эвакуация комиссиясенең кабул итү пунктында гражданнар оборонасының эвакокабул итү чараларын тәгаенләү буенча утырышы булды.

Өйрәнүләргә йомгак ясалды

Район гражданнар оборонасы җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә,  гражданнар оборонасы буенча традицион өйрәнүләр идарә аппараты һәм гражданнар оборонасы көченең беренчел чираттагы гражданнар оборонасы чараларын үткәрүгә һәм шулай ук гражданнар оборонасы планнарының чынбарлыкка туры килүен тикшерүгә һәм халыкны саклауга әзерелегенә бәя бирү максатларында үткәрелә.

Мондый киң күләмле өйрәнүләр гражданнар оборонасы җитәкчеләренең ГО чараларына бәйле мәсьәләләрне оештыру һәм идарә итү күнекмәләрен һәм белемнәрен камилләштерү максатларында да оештырыла.

Күнекмәләр барышында теоретик һәм гамәли чаралар эшләнелде. Районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр өч көн дәвам итте һәм, Аксубай муниципаль районы гражданнар оборонасы җитәкчесе, гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнекмәләренә йомгак ясап, өйрәнүләрнең уңышлы үтүен билгеләп үтте.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев