Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр оештыра

2020 елның 2 октябрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы территорияләрендә, шул исәптән Аксубай муниципаль районында да, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган.

Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомумбелем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча практик чаралар уздыру, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, өйрәнү сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук әбүнәчеләрнең кәрәзле телефоннарына смс-хәбәрләр җибәрү мөмкинлеге планлаштырылган.

Тыныч булуыгызны һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X