Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ГРАЖДАННАР ОБОРОНАСЫ БУЕНЧА УКУЛАР ХАЛЫККА ДА КАГЫЛАЧАК

Дүрт көн дәвамында – 2019 елның 23 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Аксубай районында Гражданнар оборонасы буенча укулар үза.

Ул районның гражданнар оборонасы хезмәтләренә генә түгел, шулай ук гади гражданнарга да кагыла. Реаль вакыт режимындагы укулар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм районның кайбер авыл җирлекләре территорияләрендә колач алачак. Гражданнарга тыныч булырга һәм махсус укуларны уздыруда ярәм итәргә, гражданнар оборонасы сигналларын белергә, аларны үтәүгә әзер булырга кирәк 

ИГЪТИБАР, ҺӘРКЕМГӘ!

2019 ЕЛНЫҢ 23 СЕНТЯБРЕННӘН 27 СЕНӘ КАДӘР РАЙОНДА ГРАЖДАННАР ОБОРОНАСЫ БУЕНЧА УКУЛАР УЗА 

Команда-штаб өйрәнүләрендә район халкының реакциясе һәм гамәлләре тикшереләчәк. Гражданнар оборонасы «Игътибар, һәркемгә!» сигналларын җиткерү сүз мәгълүматын алга таба тапшыру белән сиренаны, өзеклек гудокларын һәм башка чараларны кертүне күздә тота.

Шул ук вакытта телевизор, радиоприемник, радиотрансляция челтәр репродукторы кертергә һәм түбәндә саналган сигналлар яки гадәттән тыш хәлләр турындагы мәгълүматне тыңларга кирәк. Үзеңне куркынычлардан саклау өчен сигналлар буенча эш итә белергә кирәк.

«ҺАВА ТРЕВОГАСЫ» – бу сигнал халыкны дошманның һөҗүменә турыдан-туры куркыныч янавы турында кисәтә. Радиотрансляцион челтәрләр, радиотапшырулар станцияләре һәм телевизион кабул итүләр буенча куркынычлылык турында аша тапшырыла.

Халык эшчәнлеге:

1.Ут, газ, су, җылылык приборларын өзәргә.

2.Документларны алырга.

3.Тәрәзәләрне ябу тыгыз.

4.Беркетелгән саклагыч корылмага яки гади корылмаларга узу.

 

«ХИМИК ТРЕВОГА» - бу сигнал халыкка агулаучы һәм көчле тәэсир итүче агулы матдәләрдән саклану чаралары турында кисәтә.

Халык эшчәнлеге:

1.Ут, газ, су, җылылык приборларын өзәргә.

2.Документларны алырга.

3.Тәрәзәләрне ябарга, вытяжканы өзәргә, биналарны герметизацияләүне тәэмин итәргә.

4.Шәхси саклану чараларын кулланырга (булган очракта), герметик бинада калырга яки беркетелгән саклагыч корылмада яшеренергә.

 

«РАДИАЦИОН КУРКЫНЫЧ» - бу сигнал халыкны радиоактив матдәләрдән саклану чараларын күрү кирәклеге турында кисәтеп кую максатыннан бирелә.

Халык эшчәнлеге:

1.Ут, газ, су, җылылык приборларын өзәргә.

2.Документларны алырга.

3.Тәрәзәләрне ябарга, вытяжканы өзәргә, биналарны герметизацияләүне тәэмин итәргә.

4.Йодлы препарат кабул итү. 5.Шәхси саклану чараларын куллану (булган очракта), герметик бинада калырга яки беркетелгән саклагыч корылмада яшерелергә тиеш

 

«КАТАСТРОФИК СУ БАСУ КУРКЫНЫЧЫ» – бу сигнал якындагы 1-4 сәгать эчендә торак пунктның катастрофик су басуына китерә торган якындагы гидротехник корылманы җимерүгә янаганда бирелә.

Халык эшчәнлеге :

1. Ут, газ, су, җылылык приборларын өзәргә.

2. Үзең белән документларны алырга.

3. Ярдәм килеп җиткәнче мөмкин булган очракта эвакуацияне тормышка ашырырга кирәк

 

 «ОТБОЙ» СИГНАЛЫ БУЕНЧА ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:

Саклагыч корылмадан эш урынына яки яшәү урынына кире кайтырга. Граңданнар оборонасы хәбәр итү сигналларының кабатлануына әзер булырга. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда мәгълүмат хәбәрендә булган тәкъдимнәр нигезендә эш итәргә кирәк.

Моннан тыш, сез җыелу эвакуация пунктына килү вакытын, эвакуация вакытындагы транспорт төре һәм аның кузгалу вакытын; эвакуация вакытында нинди документлар алырга кирәклеген, фатирдан киткәндә нәрсә эшләргә кирәклеген; ГО сигналлары буенча үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм гамәлләр тәртибен белергә тиеш. Белергә тиеш: Сулыш алу органнарын шәхси саклау предметларын куллана белергә, шәхси даруханә, индивидуаль бәйләү пакетын куллана белү; мамык-марля бәйләвечләр ясау һәм аннан файдалана белү.

Искәрмә: Әлеге чаралар Россия Федерациясе законнары нигезендә тиешле куркынычлылык зоналарында үтәлә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев