Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гомумроссия тавыш бирүнең төп көнендә аксубайлылар стационар участокларда яисә өйдә тавыш бирә ала

Бүген – РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүнең төп көне. Россиялеләр илнең төп канунына үзгәрешләр кертү өчен үз тавышларын бирә. Аксубайлылар да актив тавыш бирәләр.

– Аксубай районы халкы һәрвакыт югары гражданлык активлыгы белән аерылып торды. 30 июньгә районда сайлаучыларның 83 проценты тавыш бирде инде, – диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина.

Аксубай районында сайлау участоклары иртәнге сәгать 8:00дән ачылды һәм 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Аксубай районы территориясендә 21737 сайлаучы теркәлгән. Участок һәм территориаль комиссияләр җиденче көн эшли. Алты көн дәвамында тавыш бирү өчен мобиль пунктлар оештырылды.

Бүген РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирү бары тик стационар участокларда яки өйдә, прописка урыны буенча гына оештырылачак. Тавыш бирү участокларында да, участок сайлау комиссияләре әгъзалары өйгә чыкканда да, яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, тавыш бирү барлык санитар нормаларны үтәп бара.

Сайлаучыларның температурасын үлчиләр, кулларны йогышсызландыралар, битлек, перчатка, ручка һәм дезинфекцияләүче салфетка салынган шгәхси пакет бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев